12 декабрьдә Башкортстан татарлары конгрессының киңәйтелгән утырышы узды. Биредә каралган мәсьәләләрнең берсе — Башкортстан Конституциясенә үзгәртүләр кертү буенча эшче төркем төзү иде.
Тәкъдимнәр кертү буенча эшче төркем төзелде. Аның рәисе итеп икътисад фәннәре докторы, “Төньяк-көнбатыш башкортлар корылтае” рәисе Ринат Гатауллин сайланды.
Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов билгеләп үткәнчә, оешманың төп конституцион инициативалары Башкортстанда татар теле статусына кагылачак.