
Том шушы көннәрдә 1000 данә тираж белән З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде.
Әлеге китап Башкортстан татарларының 702 фольклор әсәрен үз эченә ала. Шуларның 600дән артыгы гыйльми әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Том Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең халык авыз иҗаты әсәрләрен жанрлар буенча төркемләп, тупланма рәвешендә басылып чыккан беренче үрнәк булып тора.
Илдус Фазлетдинов Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында 1996 елдан бирле укыта. 2005 елда Казанда, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты Советында Башкортстан татарларының риваятьләре һәм легендаларын тикшергән кандидатлык диссертациясен яклый. Томга материал туплау эшенә ул узган гасыр ахырында ук керешә, Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән районнарга студентлар белән күпсанлы экспедицияләр оештыра. Китапның нигезен шулар барышында тупланган фольклор үрнәкләре тәшкил итә.

Илдус Фазлетдинов әлеге том белән генә чикләнеп калмаска җыена. Әле ул сериянең “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” китабын эшләү белән мәшгуль. “Материал тупланып беткән, аны анализлыйсы, классификациялисе, паспортлаштырасы гына калды. 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасына кадәр нәшер итәргә ният тотабыз”, – ди галим.