Благовар районында Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар бәйгесе зур уңыш белән үтте.
Республикада соңгы чорда, күренекле сәнгать әһелләренең иҗатына багышлап, аларның туган төбәкләрендә фестиваль-конкурслар үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Мәсәлән, татар-башкорт сәхнә йолдызлары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә мондый чара 
Булачак композитор район үзәге Языково авылында 1947 елның 9 мартында туган. Балачагы, үсмер еллары монда үтә, аннан соңгы тормыш юлы, нигездә, Уфа белән бәйле.
— Һөнәри эшчәнлегемә бәйле, гомерем чит тарафларда үтсә дә, туган якны сагыну тойгысы язмышымда даими юлдаш булды, — диде якташларын тәбрикләү чыгышында Рим Мәхмүт улы. — Алай гына да түгел, бу тойгы иҗатыма да илһам бирде, сагыну хисләре җырларымда да чагылыш тапкандыр. Языковода 15 елдан артык булганым юк иде, авыл зур үзгәрешләр кичергән, матурланып күркәмләнгән. Хәзер инде аның югары дәрәҗәдәге чараларны да кабул итәргә лаек район үзәгенә әверелүе куандыра.

Фестиваль ике турда үтте, сайлап алу бүлегендә, мәсәлән, вокал ансамбльләр һәм солистлар Рим Хәсәнов язган икешәр җырны башкарды. Моннан тыш, яшь һәм өлкән буын башкаручыларның чыгышлары аерым бәһаләнде.
Җыр бәйгесенең Гала-концерт рәвешендә үткән икенче туры, чын мәгьнәсендә, Рим Хәсәнов җырларының матур балкышы булды. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтү урынлы: композиторның элегрәк иҗат ителгән җырлары бүген дә башкаручыларны ихласлыгы белән җәлеп итә, шуңа да халык аларны онытмаган, киресенчә, күп җырлар хәзер инде халыклашып киткән. Әйткәндәй, Рим Хәсәнов фестивальгә махсус күчтәнәч белән килгән: ул яңа гына иҗат иткән “Языково өстендә ап-ак томан” җырын башкарды.
Фестиваль-конкурста Гран-при Языково мәктәбе укучысы Илшат Гыйльвановка тапшырылды. Әйтергә кирәк, сәләтле яшь җырчы гаять актив иҗади тормыш белән яши, ул моңарчы да яшь башкаручыларның республика, Русия күләмендәге бәйгеләрендә җиңүче булып танылган. Иҗади коллективлар арасында җиңүче булып Чишмә районының вокал ансамбле танылды, махсус бүләкне композитор үзе тапшырды.
Киләчәктә Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар фестивале даимигә әвереләчәк һәм аның чираттагысын 2017 елда үткәрү планлаштырыла.
Фәннүр Гыйльманов, Благовар районы, Башкортстан Республикасы
“Кызыл таң” газетасыннан алынды