Башкортстан татарларының “Берлек” иҗтимагый оешмасы “Татарча диктант” акциясен LIFESTYLE үзәгендә оештырды. Чарада төрле буын вәкилләре катнашты. Диктантны Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча яздылар.
Диктант язучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та сәламләде. Ул бүген Башкортстанда халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы да акцияне 14 урында оештырды.