tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Бакалы районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы еллык эшчәнлегенә йомгак ясады
Башкортстанның Бакалы районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы еллык эшчәнлегенә йомгак ясады

Башкортстанның Бакалы районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы еллык эшчәнлегенә йомгак ясады

Татар халкы яшәмәгән ил, шәһәр бармы икән җир шарында? Бакалы районы татарларына эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, кебек сыйфатлар хас. Алар телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп уткәрәләр.

БР “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина эш сәфәре белән Бакалы районында булды. Шулай ук “Роксана” радиосы журналисты Зәлия Рәфис кызы Ахунова hәм булекчә җитәкчеләре дә килде.

Кунакларны Бакалы, Илеш районнары буенча “Ак калфак” ның җаваплы җитәкчесе Рәсимә Фәгим кызы Шайдуллина каршы алды. Биш ел эчендә милләтебезне, туган телебезне саклап калу -төп бурыч дип эшләгән эшләре мактауга лаек.

Яңа Балыклы мәдәният йортының “Нур” үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе Васильева Наталья Борис кызы Данил Салиховның “Микуляй дәдәйнең бөер ташы” дип аталган спектакелен күрсәтте. Бу елны да алар ел саен районда үткәрелгән бәйгедә Гран-при алдылар. “Туганайлар” ансамбле “Җырлыйк эле”-2021 че елның фестивалендә Гран-при яуладылар. Шулай ук Казанда узган ” Түгәрәк уен”да 1 дәрәҗәле Дипломга лаек булдылар.

Икенче тукталышыбыз Иске Балыклы авылы. Шәхесләргә бик бай авыл ул. Күренекле Даян Мурзинның туган авылы. Туганы Роза hәм тормыш иптәше Мәзhәр Калимуллиннар Даян Мурзин белән бәйләнешле бик күп истәлекләр белән уртаклаштылар.Люция Ябир кызының шәхси китапханәсенә “Кара генерал” китабын истәлекле язу белән бүләк иттеләр.

Авылның куренекле язучылары Басыров Миәссәр hәм Заhид Фәйзинең иҗаты белән китапханә че Шумаева Любовь Борис кызы таныштырып үтте. “Хәят” ансамбле борынгы җырлары белән таң калдырды. Бу мөләем ханымнарга сокланмый мөмкин түгел. Күңелләреннән изгелек агылып тора. Районның барлык чараларында катнашалар. Балалар белән сабан туена сөлгеләр җыю, дини бәйрәмнәр үткәру-матур йолаларны торгызу өстендә эшлиләр. Флорид Буляковның “Әбиләргә ни җитми? ” дигән спектаклен сәхнәләштергәннәр .Районда икенче урын яулаганнар. Уңган хуҗабикәләр дә эле алар. Кабак боткасы тел йотарлык. Онытылып беткән сугыш вакытында купләрнең төп ризыгы булган “Боламык” ны да пешереп курсәттеләр. Ансамбль “Хәят” “Җырлыйк эле” 2022 фестивалендә катнашырга теләк белдерде.

Мәдәният йортында Халидә Хисаметдин кызы Шарафутдинова hәм Роза Мәлик кызы Зиннатуллина тарафыннан оештырылган музей тарихи экспонатларга бай булуы белән сокландыра. Халидә Хисаметдин кызы үз эшен яратып башкара, авылларда йореп музейны тулыландыра. Авыл халкы да бик теләп ярдәм итә.

Камышлытамак авылы үзенең чишмәләре белән данлыклы. Изгелек чишмәсе, Фонтан, Камышлы, Фәнүр чишмәләренең тәмле сулары. Авыл халкының яраткан урыны “Нәирә” мәчете тау битенә салынган.

Кунакларны Сөнәгәт hәм Сания Гарифуллиналар чәк-чәк белән каршы алды. Бәхетле тигез гаилә. Сания ханым шигырьләр яза, калфаклар тегә. Намазлык чигү бәйгесендә беренче урын алды. Табыннарны яңа ысул белән бизәүне бик шатланып башкара. Күчтәнәчкә дигән пар казларга япкыч тегә. Калфаклы, түбәтәйле казлар-зур бүләк. Мәктәп балалары китапханәче Венера Миннегалиева белән сайланган Сания ханымның шигырьләрен укып сөендерделәр.Люция Ябир кызы балаларга hәм катнашучыларга китаплар

бүләк итте.Балалар белән бергә Тәнзилә Гыйльметдин кызы Закирова татар халык ашы “Урама” ны чәй табынына пешереп мастер-класс күрсәтте.Кичәне Фәридә Заhит кызы Яппарова алып барды. Мостафа авылыннан урындагы шагыйрә Рәвилә Нурлыhөдә кызы Әхмәтгалиева күчтәнәчкә үзенең шигырьләрен алып килгән. “Сәйлән” ансамбле “Сугым ашы йоласы” белән таныштырды, аш-суга осталыкларын күрсәтте. Шулай ук

“Җырлыйк әле” фестивалендә катнашырга теләкләрен белдерде. Катай авылының бүлекчә җитәкчесе, китапханәче Гөлсинә Әнис кызы Шәмсетдинова. Гөлсинә ханымның киләчәк буынга ихтибары нык зур. “Әкият дөнья сында”, ” Оста куллар”, “Хуҗабикә” тугәрәге, “Китап сөючеләр” клубын оештырган. Балалар белән төрле милли уеннар уйналды. Саф татар телендә җырлап, шигырьләр сөйләп, тыпырдатып биеп бүләкләр алдылар. Иң актив бала Загиров Даниярның туган коне туры килде. Данияр Диплом белән бүләкләнде. Люция Ябир кызы барлык катнашучыларгада бүләкләр тапшырды. “Умырзая” ансамбленең уңган ханымнары татар халкының милли ашларын әзерләгән:гөбәдия, өчпочмак, тәбикмәк, кыстыбый, бәлеш, бавырсак h. б. Татар халкының “Кунак каршы алу” йоласын җыр-моң белән баетып сыйлавы -бу авыл халкына хас күренеш.

Люция Ябир кызы Яңа Балыклы, Иске Балыклы, Камышлытамак, Катай авыл халкына гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап калуда, киләчәк буынга җиткергәне, бердәм булулары өчен зур рәхмәтен белдерде hәм киләчәк елда да зур уңышларга ирешүләрен теләп калды.

Люция Вафина

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*