Туймазы районының иң зур авылларының берсе Кандра белән кушылып барган диярлек Ярмөхәмәт һич кенә дә үз йөзен югалтмый. Якты күңелле, дәртле йөрәкле, уңган беләкле кешеләр яши биредә. Якташлар авылның 280 еллыгын эчтәлекле, матур, үзенчәлекле итеп оештырган.Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләгәндә авыл уртасында Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган.

Аңа кадер-хөрмәт күрсәтүдә дә, гомумән, тантананың үзәгендә ХХI гасырда дөньяга килгән балалар булу да символик мәгънәгә ия кебек. Канкойгыч сугышлар турында искәртеп торучы һәйкәлне куюда исә бик күп якташлар матди ярдәм күрсәткән. Кандра авыл советы рәисе Рил Рәфыйков та, Ярмөхәмәт авылы ветераннар советы рәисе Әбүзәр Вәлиев та, башка кунаклар да моны кат-кат искәртте.

Кечкенә акланга ямь биреп утыручы җиде тирмәне авылдагы күпсанлы ыру-нәселдәшләр куйган икән. Рәфыйковлар тирмәсе кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Хәсәновлар нәселеннән чыккан укытучыларның гомум алганда 649 ел педагогия стажы бар. Өлкән буынның бер вәкиле “Русиянең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне йөртә.

Ул Казан трактын сакларга җибәрелгән. Өлкән буын вәкиле – 95 яшьлек Зифа Вәлиева да бәйрәмгә килгән. Тирмәдә авылның умартачылары, чәкчәкчеләре, кул эшләре осталарына багышланган почмаклар да бар иде. Габдуллиннар элек-электән иман юлыннан атлаучы нәсел, бүген дә моңа тугры калганнар. Зәбир Габдуллин – авылның имамы. Аның улы – Пермь өлкәсендә имим-хатиб. Ә кунакларны кечкенә Азат дога укып каршы алды.

Бик күпләр фәһем алырлык күренеш тудыра алганнар. Алар барысы да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.Бәйрәм Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-биюләре, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар да чыгыш ясады. Халык җылы очрашулардан яхшы тәэссоратлар алып таралышты.
Резеда НУРТДИНОВА,
Гүзәл Шәрипова фотолары
kiziltan.ru