tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша
Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша

Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша

Бу атнада Татарстан районнарында Сабан туйлары гөрли. Димәк, батырлар өчен “урак өсте” башланды. Ел саен милли бәйрәмдә җилкәсенә тәкә асып, яхшы гына бүләкләргә ия булган егетләр быел кайда бил алышырга җыена? Үзләреннән сорадык.

Быел сезонны беренчеләрдән булып ачкан һәм Әстерханда татар авыллары Сабан туенда баш батыр калып, машина ачкычы алган Раил Нургалиев Теләчедә бил алышачак. “Бездә Сабан туе 10сы көнне уза. Ә 11ендә кая барасымны белмим әлегә. Яшь бара, шуңа күрә әллә кайларга чыгып йөреп булмас. Сабан туйларының зурракларында гына көрәшәчәкмен”, – диде милли бәйрәмнәрдә 38 машина откан батыр. Раил узган ел да Теләчедә бил алышып, баш батыр булып танылган иде.

Раил дигәч, Муса Галләмов күз алдына килә. Сүз уңаеннан, Әстерхан Сабан туеның хәлиткеч алышында икесе бил алышты алар. Бу атнада исә Муса Лаешта тир түгәчәк. Әмма икенче ел рәттән җиңү бәхете тәтерме? Ник дигәндә, Лаеш Сабан туеның төп мәйданына быел Радик Сәлахов та чыгачак. Зәйдә туып-үсеп, Әлмәттә эшләгән һәм бил алышкан егет рәсми ярышларда хәзер Лаеш данын яклый. Әнә шул ике районның баш батыры булып танылган батыр исемлеккә тагын бер җирлекне өстәргә хыяллана.

Лаеш җыелма командасын “дрим-тим” дип йөртүчеләр бар. Милли бәйрәмнәрендәге ярыш та шуңа тиң булачак. Быел бу район өчен чыгыш ясый башлаган Илмир Төхфәтуллин да халык алдында көчен күрсәтергә җыена. Ә Илмир дигәч, Булат Мусинны күз алдына китерәбез бит инде. Шимбә көнне Чистайда бил алышачак ул. Ә якшәмбе, Фирдүс Зәйнуллинга әйтмәгез, Яшел Үзәнгә барырга җыена Булат. Биредә баш батырга машина вәгъдә иттеләр.

Зәйне искә алдык бит әле. Узган ел бу район Сабан туенда Чаллы егете Эльдар Хәмитов җиңү яулаган иде. Ә машина иясен жирәбә ярдәмендә ачыкладылар һәм бәхет Актаныштан Илнар Галимовка елмайды. Быел Эльдар Алабугага барырга җыена. Узган ел анда әлеге дә баягы Илнар Галимов батыр калган иде.

Инде батыр калу һәм бүләк димәктән, кайбер районнарда бил алышырга үзләрендә теркәлгән егетләрне генә кертәләр. Татарстанның көрәш федерациясе моңа каршы: милли бәйрәмдә көчен күрсәтергә һәркемнең хокукы бар диләр. Районнарда исә бүләкне кем бирә – кагыйдә дә шуныкы дигән фикергә таяналар. Кыскасы, һәркемнең үз мантыйгы. Нәтиҗәдә кайдадыр Сабан туе ярышы читтән килгән егетләр ярдәмендә зур бәйгегә әверелә, ә кайдадыр моңарчы көрәш дөньясында исеме бөтенләй билгеле булмаган егетләр баш батыр булып таныла. Кемдер үз итми икән, чыгу юлы бер генә: үз батырларыңны үстерергә кирәк.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*