Питрәч районындагы бәләкәй генә Әлбәдән авылы белән герой-шәһәр Брестны Петр Гаврилов исеме берләштерә.
Сугыш башланганда якташыбыз Петр Гаврилов Брест крепостенда хезмәт итә. Тарихтан мәгълүм булганча, гарнизон дошманның беренче һөҗүмнәрен кире кайтара. Мондый каршылык инде ярты Европаны яулап алган немецлар өчен көтелмәгән хәл була. Алар крепостьны сусыз, элемтәсез калдыралар. 1941 елның 30 июнендә фашистлар Брест крепостена «Сатана» дип аталган ике тонна авырлыктагы авиабомба ташлыйлар. Шуннан соң немец гаскәрләре форт территориясенә бәреп керә. Бу тарих битләрендә Брест крепостенда каршылык күрсәтүнең соңгы көне дип язылган. Әмма майор Гаврилов һәм аның берничә сугышчысы бер ай диярлек көрәшә әле. Ахыр чиктә ул берүзе кала. Ачлыктан һәм контузиядән аңын югалтып, 1941 елның 23 июлендә әсирлеккә төшә. Геройны туган ягында да, илен яклап сугышкан җирендә дә онытмыйлар. Быел да зурлап искә алдылар.
Әлбәдән
Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдәндә быел җиденче тапкыр Бөтенроссия «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале гөрләп узды. Ул ике көн барды һәм 18 мең тамашачыны җыйды. 300 дән артык волонтер чараны оештыруга ярдәм итте.
Быел бу тарихи вакыйгада катнашучыларга өч реконструкция тәкъдим ителде: «Мин – крепость! Сугыш алып барам», «Һөҗүм» (1941 ел), «Кенигсберг диварлары янында» (1945 ел).
– Ватаныбызны яклап сугышкан бабаларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбыз белән горурлану хисе һәркемнең йөрәк түрендә яшәсен иде. Бүгенге фестиваль бу максатка ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Район проекты буларак башланган әлеге фестивальнең даны күптән инде Татарстан кысасыннан да чыгып, еракларга таралды, ул Россия күләмендәге чарага әйләнде. Мондагы вакыйгаларны күреп, балалар һәм яшьләр Бөек Ватан сугышы башланган мизгелләрне, Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгын, майор Петр Гаврилов һәм аның иптәшләренең ничек итеп крепостьны саклауларын күз алдына китерә. Без бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез, – диде Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов, фестиваль ишекләрен киң ачып.
Чарага кунаклар күп килгән иде. Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкне өйрәнүчеләр комитеты әгъзалары һәм Мари Эл республикасы төбәкчеләре дә бар.
Район башлыгы дөрес әйтә: программа бик бай һәм кызыклы, анда булган һәр кеше шул чорга «әйләнеп кайтты» кебек. 1941–1945 елларда Кызыл армиячеләрнең киемнәре, тарихи техника күргәзмәләрен халык бик кызыксынып карады. Тамашачылар хәрби раритет автомобильләрне дә күрә алдылар. Бүгенге көнне дә онытмаганнар: махсус хәрби операциядә Россия Герое исеменә лаек булган якташлары Иван Додосовның да күргәзмәсе ачылган.
Фестивальдә тагын бер күңелгә кереп калырлык вакыйга булды. Эзтабарлар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатның медальонын туганнарына тапшырдылар.
2025 елның апрель аенда Мәскәүдәге «Росич» эзтабарлар отряды Смоленск өлкәсенең Сычево районында эзләнүләр үткәргән. Шунда алар Илматов Гариф Әхмәтҗан улының медальонына тап булганнар. Сугышчы элеккеге Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Акъегет авылында 1903 елда туган, фронтка Балтач районыннан чакырылган, 1942 елда хәбәрсез югалган. Медальонны оныгы Резеда Гимадиевага тапшырдылар.
Фестивальдә 1945 елда Кызыл Мәйданда булган парадның фрагменты күрсәтелде. Халык Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның бюстын чәчәкләргә күмде. Россиянең халык һәм атказанган артисты, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены иясе Олег Газманов махсус концерт программасы белән килгән иде. Ул да район башлыгы белән бергә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга хөрмәт йөзеннән, Питрәчтәге Хәтер паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйды.
Брестта
Шул ук вакытта Брест крепостеның гарнизон каберлегендә Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның 125 еллыгы уңаеннан чираттагы «Гаврилов вахтасы» үткәрелә. Бу чараны инде өченче ел Брест шәһәрендәге «Рус җәмгыяте» оештыра. Петр Гаврилов 1979 елда вафат була, үзен Брест крепостенда җирләүләрен үтенеп, васыять әйтеп калдыра. Юбилей елында геройны искә алырга дип, аның кабере янына ветераннар, «Рус җәмгыяте» оешмасы әгъзалары, «Брест крепосте» мемориал комплексы вәкилләре, укучылар, «Патриот» үзәгеннән яшьләр җыела. Кунаклар арасында Татарстан Республикасының Белоруссиядәге вәкаләтле вәкиле Илһам Кашапов, Россиянең Бресттагы консуллыгыннан вице-консул Роман Титов та бар. Илһам Кашапов Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән якташыбызның кабере янындагы бюстка чәчәк куя.
Белоруссия телевидениесенең Беренче мәгълүмат каналы, Брест телерадиокомпаниясе, телекүпер оештырып, ике урында барган чараны бербөтен итә. Бу күпергә башка төбәкләрдән дә «юл салалар». Ул Питрәчтәге Туган як музеен, Яшь армиячеләр штабын, Брест шәһәрендәге Петр Гаврилов исемендәге 23 нче мәктәпне, Краснодар шәһәрендәге Петр Гаврилов исемендәге 25 нче гимназияне (герой бу шәһәрдә сугышка кадәр хезмәт итә, аннан соң яшәү урыны итеп сайлап ала), Мәскәүдәге Социаль хәтер институтны «кавыштыра». Барысы да бу исемлеккә керергә телүчеләр тагын да артыр, чаралар да күбрәк булыр дигән өметтә калалар, чөнки тагын бер елдан сугышның беренче сәгатьләрендә тетрәндергән бу вакыйгага – 85 ел. Оештыручыларның хәбәр итүләренә караганда, Әлбәдән белән Брест крепостенда әзерлек эшләре бүген үк башланган инде.
Петр Гавриловның «Крепость көрәшә» китабыннан өзек:
Утыз өченче көн – 23 июль
«…Капонир почмагына постым. Кул астында – әзер пистолет белән берничә граната. Фашистлар монда баш тыкса, аларны тере чыгармыйм. Тере килеш үзем дә кулга бирелмим.
Ишек шыгырдады. Бусагада – җир төбеннән үсеп чыккандай ике гитлерчы. «Ашыкма, майор Гаврилов, – дим, – әле вакыты түгел, үзеңнең монда барлыгыңны сиздерми тор…» Автомат чираты бирәләр, пулялар якыннан гына чәчрәп оча, өстемә кирпеч вагы коела. Бераз торгач, китеп баралар…
Төнлә үрмәләп чыгып, күлдәвеккә барып җиттем. Йотлыгып эчтем. Колак салып тыңлап тордым. Биек ярда, якында гына чит телдә сөйләшәләр. Аккордеон сыздыралар.
Сак кына капонирга әйләнеп кайттым. Өченче тәүлек авызда валчык та булганы юк. Үтереп ашыйсы килә. Баш әйләнә. Кыска гына вакытка онытылып китеп, убылып йоклап алам, тәнгә көч керә. Әмма ачлык газабы ул кергән көчне дә суырып алып, тәмам хәлсезләндерә.
Уйлап куям: әгәр монда сугышка кадәр укчы полкның ат абзары булса, димәк, атларга әзерләнгән фураж калгандыр? Шуышып кына абзарга барып керәм, актарып чыгам – берни юк. Кинәт бәхет елмая – бер почмакта комбикорма запаслары калган. Тешләп карыйм: таш кебек каты. Әмма минем хәлдә, ризыкны ошыймы, юкмы, дип, нәзберекләнеп тормыйсың.
Ашаганда бик тәмле тоелды, ашказаны да, ниһаять, шыплап тулды. Бу комбикорма белән мин берничә көн туендым. Эчәсе бик каты килсә дә, төн кермичә, эчәргә чыкмыйм. Бишенче төнгә генә, тирә-якта хәвеф сизелмәгәч, чыгып рәхәтләнеп су эчә алдым.
Баштарак миңа рәхмәт әйткән ашказаным инде борып авырта башлады. Авыртуга чыдарлык түгел, улыйсы, үкерәсе килә… Әмма ничек тә тавыш чыгармаска тырышам, йодрыкларымны тешләп түзәм. Аннан аңымны җуеп, саташа башладым. Кинокадрлар сыман, күз алдыннан үткән тормышым уза…»
Фәния Әхмәтҗанова
Чыганак: https://vatantat.ru