tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен күчтәнәчләр әзерли
Баулы мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен күчтәнәчләр әзерли

Баулы мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен күчтәнәчләр әзерли

Баулы районының Кызыл Яр авылындагы «Җәмигъ» мәчетендә имам-хатыйб Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов башлангычы белән махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен күчтәнәчләр әзерлиләр. Әлеге акциядә Сирина абыстай Вәлиева актив катнаша. Аның җитәкчелегендә хатын-кызлар ир-ат курткалары туплыйлар һәм җылы ыштаннар тегәләр, оекбашлар бәйлиләр, урын-җир кирәк-яраклары (пледлар) һәм тушенка, куертылган сөт, токмач, сохари әзерлиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өй токмачын кисүдә мәктәп балалары да катнашкан.

“Салкыннар башлангач, халык солдатларның ихтыяҗларына тагын да игътибарлырак була башлады. Яклаучыларыбызны кайгыртып, җылы киемнәр китерде», – диде оештыручылар.

Мәчет активистлары бу эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Кызыл Яр мәчетендә шулай ук махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу да оештырылды: анда Коръән аятьләре укыдылар һәм дога кылдылар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*