Баулы районы Шалты авылы мәчетендә Мәүлит бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Ак калфак оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наҗия ханым Гыйльфанова һәм авылның хаҗиясе, ветеран укытучы Римма Гыйльфанова әзерләде.
Дини бәйрәм авылның олысы-кечесе катнашында узды. Корьән аятләре, догалар укылды, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Догалар укыганнан соң, теләгән кешеләр хәер таратты, мәчет исеменнән балаларга бүләкләр дә бирелде. Мәүлид бәйрәме- күчтәнәчләргә бай чәй табыны белән тәмам булды.