tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы Яңа Чүте авылында “Күршеләр- иң якын кешеләр” дип исемләнгән, капка төбендә күршеләр белән очрашу бәйрәме узды.
Баулы районы Яңа Чүте авылында “Күршеләр- иң якын кешеләр” дип исемләнгән, капка төбендә күршеләр белән очрашу бәйрәме узды.

Баулы районы Яңа Чүте авылында “Күршеләр- иң якын кешеләр” дип исемләнгән, капка төбендә күршеләр белән очрашу бәйрәме узды.

5 сентябрь көнне Баулы районы Яңа Чүте авылында “Күршеләр- иң якын кешеләр” дип исемләнгән, капка төбендә күршеләр белән очрашу бәйрәме узды.
Авылның югары очында, капка- коймалар матур чигүле сөлгеләр, чиккән кул эшләре белән бизәлде.Авылның уңган- булган апалары- кызлары пешергән милли ризыклар белән мул чәй табыны корылды.
Бәйрәмгә яше- карты агылды!Кунакларның күбесе милли киемнәрдән килделәр. Гармун осталарыбыз, җырчыларыбыз да ерак юлны якын итеп бәйрәмгә кайттылар.
Чара барышында
күршеләр турында җырлар җырлап,  авылыбызның каләм осталары   иҗат иткән шигырьләрен укып,  авыл турында истәлекләрне барладык. Безнең якта киң таралган  җырлы- биюле  “Сербиянка”, “Өчле”, “Алтылы”, “Киң тугызлы” уеннарын искә төшереп биедек!
Бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә “Рәхмәт хатлары” тапшырдык.
Бәйрәмне уздыру идеясы белән чыгучылар апалы- сеңелле ханымнар- Баулы җирле татар конгрессы җитәкчесе Йолдыз Шакирова һәм Бөтендөнья татар хатын- кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина иделәр. Авыл советы җитәкчесе хуплады, ә  авыл клубы, мәктәп, китапханә хезмәткәрләре –  барысы да бу башлангычны күтәреп алдылар һәм җиренә җиткереп башкарып чыгарга ярдәм иттеләр! Бу бәйрәм авылыбыз халкының бердәмлеген, ныклыгын тагын бер кабат раслады!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*