tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә “Яран гөл” бәйрәме уздырылды
.

Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә “Яран гөл” бәйрәме уздырылды

Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә “Яран гөл” бәйрәме уздырдык.
Яран гөл- безнең әбиләребез, әниләребез гөле бит! Ул татар гөле. Авыл гөле!
Яран гөлләрне менә хәзер күчереп утырту вакыты җитте. Чәчәкләрен койганчы дип, шушы милли гөлебезнең бәйрәмен уздырдык!
Бәйрәм бик күңелле, чәчәкле- гөлле, җырлы булды.
Яран гөлләреннән матур күргәзмә оештырдык. Гөл сортларын бер- беребез белән алмаштык.
Күргәзмәбездә яран гөленең 30 лап төре бар иде.
Яран гөлнең файдалы үзенчәлекләре, аңардан ничек файдалану турында да сөйләдек. Яран гөлдән спирт төнәтмәсе, кайнатып ясалган отвары, сөртенү өчен мазь…күргәзмәгә алар да куелды.
Чарабызның икенче өлеше актив җыелышы форматында узды. Эшләнгән эшләр турында сөйләштек. Алдага эшлисе эшләр турында фикерләштек.  Барлык чараларда катнашып, үз проектларын да булдырып, төрле чаралар оештыручы, оешмабызның 6 кызына, Кадрия Рәесовна имзасы белән Казаннан юлланган Рәхмәт хатлары тапшырылды!
Ә чара азагында, күчтәнәчләрдән әзерләнгән чәй табынында сыйландык!
Бер үзенчәлекле күчтәнәч тә бар иде! Шалты авылы җирле оешма җитәкчесе Наҗия ханым зефирдан эшләнгән яран гөл букеты алып килгән!  Гел менә чып- чын яран гөл инде!
Мәтрүшкә бәйрәме, әрем бәйрәме, яран гөл бәйрәме!
Барысы да безнеке! Аллакаема биргәненә шөкер!
Безнең районда данлыклы Исергәп авылы бар. Миргазиян һәм Вахит Юнысларның туган авылы. Әле дә зур, көчле авыл әле Исергәп!
Исергәптә бик тә үзенчәлекле шәхес- Камил абый Шәмсуаров яши. Ул авылның имамы.
Ул -тарихчы! Ул – шагыйрь!
Уникаль кеше!
Аңа теләсә нинди темага шигырь язуны сорасаң…берничә сәгать эчендә язып та бирә!!! Әлеге Яран гөл бәйрәменә дә шигырен язып та куйган! Әйтүгә! Рәхмәт төшкере!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*