Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бүген Муса Җәлилне искә алдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова оештырган әдәби- музыкаль кунакханәдә чакырылган кунаклар башкаруында Муса Җәлилнең мәңге үлмәс шигырьләре, шагыйрь сүзенә иҗат ителгән җырлары яңгырады. Килгән кунаклар Җәлилгә багышланган истәлекләр белән бүлештеләр, аның ачы язмышы турында биографик белешмәләр белән таныштылар, күптән түгел генә экраннарга чыккан “Кара урман” фильмы турында фикерләр алыштылар. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Муса Җәлил әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь! Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күпсанлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме сүнмәс йолдыз булып балкый!



