tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы юбиляры: “Хыялым укытучы булу иде”
Баулы юбиляры: “Хыялым укытучы булу иде”

Баулы юбиляры: “Хыялым укытучы булу иде”

Мөрсәлим Гыйләҗиев 1935 елның 7 августында Шалты авылында дөньяга килә. Кечкенәдән укытучы булу турында хыяллана, теләге чынга аша. Авыр еллар булса да, белем алу теләге көчле була: мәктәптән соң Бөгелмә шәһәренең индустриаль-педагогия техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, гомер буе туган авылында хезмәт һәм прозводство укытучысы булып эшли, гомуми хезмәт стажы – 46 ел.

Мөрсәлим Зиаз улы 1958 елда авылдашы Дания Әхмәт кызы белән гаилә корып җибәрә. Ул 30 елдан артык Шалтыда китапханәче булып эшли, спектакльләрдә катнаша. Гаилә башлыгы өздереп гармунда уйный, мәҗлес күрке була. Гыйләҗиевларның тату гаиләсендә өч кыз үсә – Ләйсәнә, Лена һәм Лира. Ләйсәнә Хәбибуллина әтисе белән бәйле бик күп истәлекләр белән уртаклашты, берничәсен генә искә алып үтик.

“Безнең әти йомшак күңелле, тыныч кеше. Мин аның бервакытта да балаларга каты бәрелгәнен хәтерләмим, – дип сөйләде ул. – Укучылар яраталар иде аны. Шаяртып та ала иде, җор телле иде. Шуңа да карамастан, ул таләпчән иде, бераз тәртипсезләнеп китсәләр, аның бер күз карашы җитә иде. Ул дәрестә өй эшен иң беренче миннән сорый иде. Аннары гына – башкалардан”.

Мөрсәлим Зиаз улының бала күңеленә ачкыч таба белүе турында кодагые, үзе дә мөгаллимә Әнисә Биктимерова да билгеләп үтте.

“Ул дәрес тикшерүчене бөтенләй дә күрми иде. Дирижёр кебек иде ул: барысы да төгәл, тыныч кына бара, балалар аның авызына гына карап утыралар иде. Ул укучыларга дуслары кебек иде”, – дип сөйләде ул.

Кызлары әйтүенчә, Гыйләҗиевлар дус-тату, бәхетле гомер кичергәннәр.

“Әти белән әни бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр. Аларның да булгандыр, бәлки, төрле вакытлары. Тик беркайчан да безнең каршыда мөнәсәбәтләр ачыклаганнарын хәтерләмим. Бу балалар өчен зур әһәмияткә ия, – дип дәвам итә Ләйсәнә Хәбибуллина. – Әтинең бервакытта да кычкырып эндәшкәне булмады безгә. Әгәр тавышланыбрак йөри башласак, безгә карап кына куя: без барысын да аңлыйбыз”.

Ләйсәнә Хәбибуллина әйтүенчә, әтисенең күп сыйфатлары аңа күчкән. Иң беренче чиратта – туры сүзле булуы.

“Безнең әти дә кеше артыннан сөйләп йөрми иде, әйтәсе сүзен кешенең күзенә карап әйтә иде, – ди ул. – Әти шаян сүзле, коллективта хезмәттәшләрен гел көлдерә иде. “Дания апа! Сездән дә бәхетле кеше юк, шундый рәхәт яшисез, Мөрсәлим абый булган җирдә гел уен-көлке”, – дип әйтәләр иде әнигә. Мин дә, үзем ферма мөдире булып эшләгәч, коллективта шулай уен-көлке белән аралаша идек”.

Гыйләҗиевлар күпләп мал-туар асраганнар, умарталар тотканнар. Аларның капка төбеннән гел кеше өзелмәгән, чөнки гаилә башлыгы техниканы биш бармагы кебек белгән, шуңа киңәш һәм ярдәм сорап килүчеләр күп булган. Ә Мөрсәлим абый берсен дә кире бормаган, хәленнән килгәнчә булышкан.

Өч кызлары да эшләп үскәннәр, әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, тырыш булып, тормышта үз юлларын тапканнар. Алар һәрвакыт әти-әниләренең киңәшләренә таянып гомер итәләр, балачак истәлекләре аларның күңелләрен җылытып тора.

“Бервакыт әти Казаннан квалификация күтәрү курсларыннан кайтты һәм чемоданын ачып җибәрде, чемодан тулы апельсин, мандарин һәм әстерхан чикләвеге. Андый нәрсәләр кибеттә сатылмаган заманнар бит. Без телсез калдык, андагы сөенгәннәребез әле дә истә”, – дип сөйләде кече кызлары Лира Гыйләҗиева.

Гыйләҗиевлар, киң күңелле, ачык йөзле, бик кунакчыл булганнар, өйләреннән туган-тумачалары өзелмәгән. Юбилярның бертуганының кызы Ландыш Шабаева аларда еш кунак булуларын җылылык белән искә алды.

Гыйләҗиевлар 65 елдан артык якын тату гомер иткәннәр, тик, кызганычка каршы, Дания Гыйләҗиева бер ел элек вафат булган. Мөрсәлим абый аны бик юксына.

Юбиляр балалары һәм кияүләре, оныклары кадер-хөрмәтендә яши, аның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Мөрсәлим Зиаз улын 90 яше белән Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин, Шалты ветераннар оешмасы рәисе Ринат Канипов, җирле мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе Ләйсән Кивамова да тәбрик итте, бүләкләр тапшырды. Юбилярга Баулы районы башлыгының котлау открыткасы да бирелде. Үзенә күрсәтелгән шундый игътибардан аның күңеле тулды, күзләре яшьләнде, рәхмәт әйтте.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*