Татар Кандызында яшәүче Рөстәм Фәттахов ташландык хәлдәге сулыкны тәртипкә китереп, балыклар үрчетеп, баулыларны балык белән тәэмин итә. Аның балык үрчетү нияте белән башлаган эше авыл туризмына нигез салган. Шәһәр шау-шуыннан ял итеп алырга теләүчеләр өчен биредә уңайлы шартлар тудырылган.
Авылча ял
Ямьле тау итәгендә җәйрәп яткан зур сулык уртасындагы өй ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Яр буенда үскән камышлар да бу урынга сихри бер төсмер өсти. Ә бит егерме еллап элек бу сулык чүп-чар оясы булган. Язмабыз герое Рөстәм Рәфкать улы белән шул елларны хәтер сандыгыннан барладык.
– Табигатьне ярата идем, шуңа, армиядән кайткач, 1978 елда Чувашиянең Мариинский Посад шәһәрендә урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем һәм бер үк вакытта урман хуҗалыгында эшли башладым. 1984 елда Баулы райпосының хәзерләүләр конторасына хәзерләүче булып урнаштым. 20 ел шунда эшләдем, – дип сөйли язмабыз герое.
Узган гасырның 90нчы елларында дөньялар үзгәрә, эшмәкәрләр пәйда була башлый. Рөстәм Фәттахов та, беренчеләрдән булып, эшмәкәрлеккә керешә, кибетләр ача. Совхоз тарала башлагач, 2006 елда туган авылы янында күптән күзәтеп йөргән сулыкны сатып алырга була. Чүплек булып яткан җиргә карап, йөрәге әрни, аны матурлыйсы, балыклар үрчетәсе килә аның.
– Чүп оясы, суы да күренми иде. Өч-дүрт ел шуны чистартып, матурларга тырыштык, аннан балык җибәрә башладык. Чит өлкәләрдән, Тольяттидан, Нефтекамскидан, Казаннан молеклар алып кайтып җибәрдем. Әкрен генә балык сата башладык – толстолобик, ак амур, карп, – ди Рөстәм Фәттахов.
Ул инде ун елдан артык баулыларны товар балыгы тәэмин итә.
– Халык кармак белән балык тотарга йөри башлады, аннан күрәм – ял итүчеләр дә килә. Балыкчыларга төзегән берничә өй бар иде, – ди әңгәмәдәшебез.
Шулай итеп, балык үрчетү нияте белән башлаган эше авыл туризмына нигез сала. Башта якын тирәләрдән, Октябрьский шәһәреннән килсәләр, әле инде бик ераклардан да киләләр – Уфадан, Самарадан. Күптән түгел Германиядә яшәүче авылдашлары, ярты ел алдан заявка биреп, бөтен туганнарын җыеп, өч көн ял итеп киткән.
Сулык янында авыл туризмы объектлары 57 гектар җирне били. Анда 12ләп умарталары да бар – аларны да халык кызыксынып карый. Территориядәге аагчлар да ямь биреп утыралар.
– Бөтен ачык җирләргә декоратив агачлар утырттык. Бүгенге көндә монда 35ләп төрле агач үсә – миләш кенә дә 200дән артык төп. Облепиха, барбарис, чия, ак акация, слива – күп төрле агачлар, санап кына да чыга алмам, – ди язмабыз герое.
Туристларда Испаниядән үк кайткан Мигель кушаматлы пони да зур кызыксыну уята. Аны башта Геленджикта, Анапада туристларга күрсәтеп йөргәннәр, хәзер менә Баулы якларына килеп чыккан.
1947 елгы “Победа” машинасы да урын алган биредә. Аны Рөстәм Фәттаховка каенагасы бүләк иткән.
– Реставрация өчен ике миллионга якын акча сорыйлар, кыйммәт. Әлегә ул үзенең вакытын көтә, – ди ул.
Сүз уңаеннан, балаларга уйнар өчен комлыклар, беседкалар, мангал зоналары, мунча – барысы да кунакларга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Ә трофей йорты, музей – тарих белән кызыксынучы кешеләр өчен бер ачыш. Бу музей – Рөстәм Фәттаховның күп елларга сузылган тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
– Мин үзем яшьтән үк тарих белән кызыксынам, шуңа күрә электән үк тарихи әйберләр җыям – бүләк тә итәләр, сатып та алам. Тарихи әйберләрен жәлләмичә биргән кешеләргә мин бик рәхмәтле. Ике көннең берендә бирегә кереп, күңелне юатып, яшь чакларны искә алып, карап чыгам, – ди ул.
Монда борынгыдан сакланып калган экспонатлар да, хәзерге заман әйберләре дә бар. Мәсәлән, махсус хәрби операция сугышчысының бронясы.
– Миндә СВОда һәлак булган авылдашыбыз Илнур Хәбировның документлары саклана, аңа багышлап бер почмак ачарга исәп. Музей тараеп бара, җитәр дип кенә төзегән идек, киңәйтергә туры килер, мөгаен. Әйберләр көннән көн күбәя, – ди Рөстәм Фәттахов.
Биредә акчалар коллекциясе (300 еллык элек чыгарылганы да бар), җәнлек трофейлары бихисап. Төлке, селәүсен, кыр кәҗәсе, кабан – үзенекеләр, бүрене сатып алган.
– Мине мылтык тотып туган дияргә була, – ди ул, шаяртып. – Яшьтән үк ауга йөрдем. Хәзерге вакытта безнең аучылык хуҗалыгы бар – алты кеше егерме ике мең гектар җир алдык, 49 елга бирделәр. Кышларын күлдә эшләрне йомгаклагач, 67 яшьтә булсам да, Аллага шөкер, кыш буе чаңгыда, үземә ләззәт алып, сунарда йөрим, табигатьне бик яратам.
Тарихи экспонатлар саны 300дән артып китә, һәрберсе аның өчен бик кадерле, алар турында мавыктыргыч итеп сөйли дә ул.
Уңыш сере
Гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары белән беррәттән, авыл туризмы объектлары да авылны саклап калырга ярдәм итә ала. Язмабыз герое да бу фикер белән килешә. Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык.
– Теләге булган, эшләгән кешегә бүгенге көндә юллар ачык, – дигән фикердә тора ул. – Теләсә кайсы эшкә тотынып эшләсәң дә файда китерә: мал асрыйсыңмы, җир сөрәсеңме, умарта тотасыңмы – теләгең генә булсын. Ялкау булмасаң, яшәп була, үзеңнән тора бөтен әйбер. Законнарны бозмыйча гына эшләсәң, кереме дә әйбәт. Аллага шөкер, ял урыннарыбыз ял көннәрендә тула.
Үз эшеңне уңышлы алып бару өчен кирәкле тырышлык, максатчанлык, тәвәккәллек кебек сыйфатларның каян килүе белән кызыксынабыз. Биш бала үскән алар, бөтенесе дә үз эшләре белән дәртләнеп эшлиләр.
– Яшьтән эш яратып үстем. Безнең нәселдән дә килә, – ди Рөстәм Рәфкать улы. – Мин – кулак оныгы, бабайлар бик көчле кешеләр булган, кулаклаштыруга эләккәннәр, бөтен әйберләрен алганнар. Элекке заманнарда шулай булган бит: эшләгән кешеләрне күрәлмаганнар, ялкаулар бөтен әйберләрен тартып алганнар. Ә хәзер эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр бар.
Көн дә иртәнге сәгать биштә тора ул һәм көне буе хезмәттә. Арыта, билгеле, шулай да рәхәт ару бу.
– Мин бөтен эшебезне яратып башкарам, шуңардан ләззәт табам. Дөресен генә әйткәндә, бүгенгесе көндә эшләмичә дә була. Ләкин мин күз алдыма да китерә алмыйм өйдә ятуны, минем андый гадәт түгел. Эшләргә дә эшләргә исән чакта, – ди язмабыз герое.
Бар дөньяларын тормыш иптәше Гөлүсә белән алып бара ул. Фәттаховлар үзләре кебек тырыш, тәвәккәл ике бала Дамир белән Лилияне үстергәннәр, алар да үз эшләре белән уңышлы гына эшлиләр. Хәзер оныклары Кәрим белән Камил дә – уң куллары.
Киләчәккә планнар
Әлегә чаклы бөтен эшне үз көче белән генә башкарганнар Фәттаховлар. Хәзер исә, авыл туризмын үстерү юнәлешендә дәүләт программаларын өйрәнеп, шулардан файдалану исәбе дә бар.
– Берәр программага кереп, субсидия алып, ял урыннарын киңәйтергә, матурайтырга телибез. Чөнки чыгымнар күп, төзелеш шулхәтле кыйбат хәзер. Страуслар, декоратив җәнлекләр алып, халык өчен, авылдашлар өчен, килгән кешеләргә карар өчен тергезергә исәп, – ди Рөстәм Фәттахов.
Яз көне тагы бер зур эшкә тотынган әле ул – китап яза башлаган.
– 110 биттән торган китап булачак ул, – ди әңгәмәдәшебез. – Анда авыл тарихы да урын алачак. Үзебезнең нәсел турында да язам. Туганнардан сораша башлагач, моңа кадәр белмәгән күп әйберләр дә килеп чыга башлады. Мин белгән безнең нәсел тарихы 1823 елдан башлана. Нәсел югалмасын дип яза башладым, бу тарих китапта кала.
Менә шундый тиктормас, һәр яңа эшкә кызыксынып тотынучы һәм, Аллаһы Тәгалә биргән һәр мизгелнең кадерен белеп, аны нәтиҗәле хезмәте белән үткәрүче кеше Рөстәм Фәттахов.
Ләйсән Сәетгәрәева
Чыганак: https://bavly-tat.ru