Баулыда “Авылым гүзәллеге” марафон-фестивалендә җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләкләү тантанасы узды.
Чарага Казаннан шушы проект җитәкчесе Раил Гатауллин, бер төркем язучылар, журналистлар килделәр.
Марафон-фестиваль барышында катнашучылар туган авыллары, аларның тарихы, авылдашлары турында егерме бер көн бирелгән темаларга яздылар. Туган авыллларының чишмәләре, коелары, урманнары, истәлекле, тарихи урыннары — барысы да язмаларда яктыртылды. Марафонда катнашучылар “Ак калфак” оешмасының иң актив вәкилләре иделәр.