ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда Нәүрүз бәйрәме үтте
Баулыда Нәүрүз бәйрәме үтте

Баулыда Нәүрүз бәйрәме үтте

Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә дә килә!

21 март көнендә Баулы шәһәренең үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәме үтте! Бу чара матур һәм күңелле узсын өчен Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән клуб системасы – Татарстан Республикасы Баулы район мәдәният йорты, «Нур» нәфис сүз остаханәсенең режиссеры һәм «Асылъяр»вокаль ансамбленең җитәкчесе Йолдыз Шакирова һәм Кызыл-Яр авылы татар милли үзәге җитәкчесе Ленир Дәүләтшин чын күңелдән тырыштылар. Бигрәк күңелле икән Дуслар җыелган җирдә! Бәйрәм итәбез бүген, Әтиләр, әниләр белән бергә! – дип, башланып китте бәйрәм чарасы.

Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырлары яңгырады, җырлы- биюле уеннар да күп булды!
Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә көч сынаштылар! Бәйрәмгә килгән бала- чага язны бик сагынган икән – бердәм булып, барысы да Нәүрүзбикә яклы булып чыктылар!

Тәмле ботка- кунакларның көтеп алган сые иде! Кызыклы уеннар уйнап бераз күңел ачкач, ботканы да бергәләп пешерделәр – мәкальләр, табышмаклар әйтешкән арада пешеп чыкты ул! Бик тәмле булды ботка! Бәйрәм чарасын матур җырлар, биюләр белән төгәлләп, бу язларның имин һәм бәрәкәтле булуын теләп, тамашачылар таралышты.Тынычлык алып кил яз, түрдән уз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*