Баулы район үзәк китапханәсендә “Пумала һәм каләм моңнары” дип исемләнгән шигъри чара узды. Аның төп кунагы талантлы рәссам, якташыбыз Светлана Новичкова булды.
Светлана Новичкова һөнәре буенча педагог булса да, рәсем сәнгате аның төп шөгыле булып кала.
– Рәсемне мин кечкенәдән ясыйм. Берникадәр вакыт сәнгать мәктәбенә йөрдем, ләкин анда нибары бер ел гына укыдым, чөнки элек анда 8нче сыйныфтан гына кабул итәләр иде. 8нче сыйныфтан соң, университетка әзерләнер өчен, бар көчемне укуга бирергә, рәсем дәресләрен калдырырга туры килде, – ди Светлана Николаевна.
Аннары университетта укый, кияүгә чыга, бала таба, үзен гаиләсенә багышлый. Яраткан шөгыленә берничә ел элек кенә әйләнеп кайта алган ул, шуннан бирле буш вакытында рәсем ясый. Шулай ук бию белән дә шөгыльләнә.
– Рәсем сәнгате – минем җаным, ул мине илһамландыра, – ди рәссам.
Шигъри чарада нәшрият эшчәнлегенә һәм шәһәрнең мәдәни образын алга этәрүгә аерым игътибар бирелде. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград һәм илнең 30дан артык шәһәреннән сүз осталарын берләштергән “Минем Россия” антологиясенә Светлана Новичкова тырышлыгы нәтиҗәсендә Баулы турында да язма кертелгән. Басмада шулай ук талантлы якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның иҗаты да яктыртыла.
– Шигырьләргә һәм балалар әкиятләренә иллюстрацияләр ясыйм. Безнең берлекләрнең уртак китаплары дөнья күрде, – ди Светлана Николаевна. – Бигрәк тә туган ягыбызны данларга тырышам: тематика туры килгәндә, төбәгебез темаларына һәм бөек шәхесләребезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсәлән, Татьяна Кулькинаның Фәнис Яруллинга багышланган шигыренә иллюстрация ясадым.
Әлеге башлангычлар “Тавышка кагыл” халыкара проекты кысаларында тормышка ашырылган. Аның ярдәмендә Баулы турындагы мәгълүмат төрле илләргә һәм хәтта континентларга да барып җиткән. Әлеге проект кысаларында Россия шагыйрьләре һәм рәссамнары бердәмлеге музыканы, шигъриятне һәм рәсем сәнгатен берләштергән трилогия чыгарган. Мәсәлән, трилогиянең “Музыка шигърият кебек” дип аталган китапларының берсенә шагыйрь Александр Щербинның “Пасодобль” шигыренә Светлана Новичкова ясаган иллюстрация дә кергән.
Чарада Баулы балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Альмира Хөббәтуллина һәм Айгөл Вәлиуллинаның “Кәеф” дуэты да чыгыш ясады.
Югары сәнгать һәм танып белү кыйммәтенә ия булган уникаль китаплар район үзәк китапханәсе фондына кертелгән.
Чыганак: bavly-tat.ru