“Татарча диктант” акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла.
– Бер миллионга якын татар менә бүген, иртәгә һәм берсе көнгә татарча диктант язачак. Текст ул кадәр катлаулы түгел, Татарстан өчен үз тексты, чит регионнар өчен чак кына җиңелрәк текст һәм чит ил татарлары өчен инде тагын да җиңелрәк текст тәкъдим ителә. Әлеге чарада катнашу тагын бер мәртәбә үзебезнең татар булуыбызны күрсәтү өчен, телебезнең нинди бай булуын тагын бер ассызыклау өчен кирәк дип саныйм, – дип сөйләде Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова.
Үзәк китапханәгә үз белемнәрен сынап карарга 20дән артык кеше килгән иде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә.
– Гомумән миңа татар телендә сөйләшергә, китаплар укырга, язарга ошый – ул күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Татар теле ул матур, камил тел, ул югалырга тиеш түгел. Без аны сакларга һәм үзебездән соң килүче буыннарга тапшырырга тиешбез. Шуңа күрә мин үземнең балаларым белән дә татар телендә язышам. Аллага шөкер, алар туган телләрендә хатасыз яза беләләр. Димәк, миннән соң килүче буын шулай ук бу телне саклаячак, – дип сөйләп үтте Баулы туган як музее фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова.
– Мин бу чарада беренче генә катнашуым түгел. Минемчә мондый чаралар үзебезнең туган телне, татар телен, гомумән барлык телләрне саклап калу өчен дә кирәк. Шуңа мин шундый чарада катнаша алуыма бик шат, – диде район мәдәният йорты методисты Ләйсән Гамирова. – Әйе. дулкынлану хисе бар, чөнки бүген күпмедер очракта татар теле буенча үземнең белемемне тикшерәм.
Быел диктант тексты Шәриф Камалның “Матур туганда” әсәреннән алынган иде. Аны аңлаешлы һәм төгәл итеп 7нче мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары Роза Абдрахманова укыды. Диктантны 40 минутка якын яздылар. Диктант нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак, һәр кеше үз билгесен “Татарча диктант” сайтына кереп карый алачак. Әлеге акциягә иртәгә мәктәп укучылары да кушылачак.
Чыганак: bavly-tat.ru