Баулы районында мөселман командалары арасында регионара волейбол турниры оештырылды. Әлеге ярышлар унынчы тапкыр үткәрелә.
Волейбол турнирының ачылышында төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Бөгелмә, Азнакай районнарының имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар спортчыларга уңышлы уеннар теләделәр.
Баулы районы мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, ярышларда тугыз команда җиңү өчен көч сынашты. Төбәк казыяттән Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, Лениногорск, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән ике команда, Уфадан һәм Түбән Камадан берәр команда катнашырга теләк белдергән.
Фото: Баулы районы мөхтәсибәте
Чыганак: bavly-tat.ru