Бүген Баулыда, 6 нчы санлы мәктәпнең данлыклы Муса Җәлил музеенда, “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең район туры узды.
Бәйгедә баулылар биш номинациядә чыгыш ясады: “М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару”, “М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару”, “М.Җәлил дөнья телләрендә”, “Фронтовиклар әсәрен татар телендә башкару” һәм “Яшь җәлилчеләр”.
Чарага мөхтәрәм кунак – Муса Җәлил уникаль музеен булдырган кеше, ветеран укытучы, Муса Җәлилнең исемен аклауга, иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган язучы Рафаэль Мустафинның бертуган сеңлесе Светлана Гобәйдуллина килүе ямь өстәде.