Якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 9 нчы февральдә 88 яшь тулган булыр иде.
Якташлары Фәнис Яруллинны онытмый. Бу көннәрдә район, авыл мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, аның туган авылы Кызылъярдагы музей-йортында әдипне искә алу кичәләре узды.
Музейда үткән чарага Фәнис Яруллин белән якыннан аралашкан кешеләр, әдипнең туганнары, авылдашлары, иҗатын сөючеләр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге оешмасы ,“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Кичә Фәнис ага турындагы якты истәлекләр, аның шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашуга туганнары Зәйтүнә Нуретдинова белән Нәдия Рәхмәтуллина да килүе нур өстенә нур булды.
Фәнис Яруллинның туган авылында музей-йорт ачуда башлап йөргән, аның белән җитәкчелек иткән Сиринә Вәлиева, Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Мохтар Афзалов, ветеран укытучы Әнисә Биктимерова, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина, оешманың актив әгъзасы Ләйлә Гафиятуллина, Фәнис Яруллинның авылдагы күршесе Мөслимә Хәмитова да җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаучыларның барысы да Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның шаян телле, бик кунакчыл булуларын искә алдылар, Кызылъярдагы музей-йорт хезмәткәре Гүзәлия Газизуллинаның язучының иҗатын халыкка җиткерүдә, истәлеген кадерләп саклауда зур эш башкаруын билгеләп үттеләр.
Җылы очрашу ахырында якташлары, туганнары әдип рухына дога кылдылар.
10 нчы февраль көнендә Баулы шәһәренең үзәк урамында урнашкан Фәнис Яруллин һәйкәле янындагы искә алу кичәсенә дә шигърият яратучлар байтак килде.Чара барышында Фәнис Яруллинның шигырьләре мәктәп укучылары, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге җитәкчәсе Йолдыз Шакирова башкаруында бер- бер артлы яңгырап торды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
13 нче февральдә районыбызда тагын бер зур чара – Ф.Яруллинның туган авылы Кызылъяр мәктәбедә Төбәкара “Яруллин укулары” үтәчәк.
Якташыбызның рух батырлыгы, әдәби мирасы күпләргә үрнәк һәм ул халык күңелендә мәңге сакланачак!
Йолдыз Шакирова, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге оешмасы җитәкчесе.


