tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулының “Илһам чишмәләре” – төрки халыклар фестивалендә
Баулының “Илһам чишмәләре” – төрки халыклар фестивалендә

Баулының “Илһам чишмәләре” – төрки халыклар фестивалендә

Ютазы районының Әбсәләм авылында “Кымыз бәйрәме” III төбәкара төрки халыклар иҗаты фестивале узган. Анда Уба авыл клубының “Илһам чишмәләре” фольклор коллективы да катнашкан.

“Кымыз бәйрәме” төбәкара төрки халыклар иҗаты фестивале өченче ел рәттән үткәрелә. Әлеге бәйрәмгә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән кымыз җитештерүче осталар, ат асраучылар, фольклор коллективлары һәм төрки халыкларның гореф-гадәтләрен үз итүчеләр җыела.

Бәйрәмн ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашкан. Алар, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, уңышлар теләгәннәр.

Бәйрәм программасы бай булган: кымыз татып караудан алып, халык осталарының уникаль эшләре күргәзмәләренә кадәр оештырылган. Республика һәм күрше төбәкләрнең иҗади коллективлары концерты фестивальнең бизәгенә әверелгән. Баулы районын Уба авыл клубының “Илһам чишмәләре” фольклор коллективы тәкъдим иткән. Үзешчән артистлар, “Дубыр-Дубая” татар халык җырын башкарып, тамашачыларның күңелен яулаганнар. Фольклор коллективка катнашучы дипломы бирелгән.

– Без бу искиткеч фестивальдә икенче ел катнашабыз һәм һәрвакыт зур тәэсирләр белән кайтабыз. Анда матурлык, үзгә бер җылылык һәм ихлас кунакчыллык атмосферасы хөкем сөрә, – дип уртаклашты Уба клубы мөдире Юлия Гәрәйшина.

Кунаклар халык уеннарында һәм спорт ярышларында бик теләп катнашканнар. Бәйрәм мәйданында оештырылган күргәзмә-ярминкәдә Ютазы районы, Октябрьский, Туймазы, Бөгелмә, Баулы, Байлар Сабасы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән талантлы осталар үз эшләнмәләрен тәкъдим иткәннәр.

Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән килгән 48 ат катнашындагы ат чабышлары кунакларда аеруча кызыксыну уяткан. “Аударыш” традицион ярышы да бик мавыктыргыч булган. Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәләреннән тугыз иң көчле команда – 50дән артык катнашучы көч сынашкан.

ФОТО: ЮЛИЯ ГӘРӘЙШИНА ШӘХСИ АРХИВЫ

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*