Футбол буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында Бауман урамында заманча татар музыкасы концертлары узачак.
6 көн буена казанлылар һәм шәһәребезнең кунаклары заманча татар музыкасының бөтен юнәлешләре белән таныша алачак: рок, джаз-рок, альтернатив рок, хип-хоп һәм r&b, инди-поп, синти-поп, кантри, фьюжн һәм инструменталь музыка. Болар барысы да тере яңгырашта!
15 июнь – AZAT Sound System, Рәдиф Кашапов
19 июнь – Гөлназ Батталова, Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, K-Ru
23 июнь – The CheekLaWeek, Марат Сөләйманов, Bulat Shaymi
26 июнь – GAUGA, Карт Аяк, Илназ Сафиуллин
29 июнь – Djiin City, Азат Гимадеев
5 июль – Tatar boy, Abadeli, Juna
Сәгать 15.00 дән 18.00 га кадәр