Татар кинорежиссёры Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы «МЫ» милли видеороликлар бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан.
«18-20 ноябрьдә Төмән шәһәрендә «МЫ» этнофорумы узды һәм аның кысаларында милли видеороликлар бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Татарстаннан әлеге конкурста Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы катнашты», – дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
«Биләр. Мирас хәзинәсе» «Документаль фильмнар» номинациясендә «Профессионаллар» категориясендә катнашып I урын алган. Фильмның режиссёры Бай Хәйруллин милләтара бердәмлек һәм Россия Федерациясе халыкларының гражданлык үзтәңгәллеге темасын яктыртуы өчен Рәхмәт хаты һәм диплом белән бүләкләнгән.
- «МЫ» милли видеороликлар бөтенроссия конкурсы Россия халыкларының милләтара татулыгын ныгыту максатларында үткәрелә. Ул милли-мәдәни үсеш инструменты булып санала.