Татарстаныбызда нинди генә районнар юк. Аларның барысыннан да танылган артистлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чыккан. Бүгенге язма герое исә Мамадыш районыннан. Җырга-моңга гашыйк, баянда оста уйнаучы Эльдар белән сөйләштек. Хәзер сезне дә аның белән таныштырабыз!
ФИО: Галеев Эльдар Рафаэль улы
Укыган җире: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте
Туган көне: 26.03.2005
«Җыр-моңга мәхәббәт балачакта ук уянды. Мәктәптә укыган вакытта ук төрле музыкаль бәйгеләрдә, чараларда катнаша идем. Шулай ук музыка мәктәбендә дә белем алдым. Гаиләдә миннән кала әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар юк. Әмма әти-әнием ягыннан әби-бабайларымның җыр-моңга сәләте булган», – дип сүзен башлады Эльдар.
– Һәвәскәр һәм оста уйнаучы арасында нинди аермалар бар?
– Баянда оста уйнаучы үзенең яхшы уйнау техникасы, музыканы тоемлавы, интонациясе белән аерылып тора. Шулай ук кирәкле вакытта югалып калмыйча, импровизация ярдәмендә эш итүе белән дә ул өстенрәк. Төрле очраклар килеп чыкканда җырны туры китереп уйнау да зур осталык сорый.
– Кайсы җырчы белән дуэтта эшләр идең? Нинди яраткан җырларың бар?
– Мин Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән эшләп карар идем. Аның башкаруындагы җырлар йөрәк түренә үтеп керә. Җырчы репертуарындагы «Сагынам», «Авылым», «Сагышлы йөрәк» һәм башка җырларын бик яратам.
– Үрнәк алырлык шәхесләрдән кемнәрне әйтер идең?
– Баянда уйнау буенча минем кумир – көллияттә белем биргән мөгаллим Илфир Сәләхов һәм дустым – Айдар Сәләхов.
– Син чит ил җырларын баянда башкарырга яратасың. Башкалар бу эшеңә ничек карый?
– Кешеләр күбрәк чит ил җырларын тыңларга ярата. Шуның өчен дә мин аларны баянда уйнап карарга булдым. Бу кечкенә генә эксперимент булды, чөнки үзем өчен бик кызыклы иде. Социаль челтәрләргә чыгышларны кертә башлагач, тамашачылар якын итте. Аларга ошады. Тик мин үзебезнең халык җырларын да игътибарсыз калдырмыйм.
– Нинди бәйгеләрдә, чараларда катнашканың бар?
– Мин күп кенә Рәсәйкүләм һәм халыкара бәйгеләр лауреаты. Алар арасында «Феерия Аккордеона», «Головокружительные пальцы», «Конкурс имени Салиха Сайдашева» бар. Көллияттә 4 ел уку дәверендә без укытучылар белән төрле шәһәрләрдә концертлар куйдык. Шулай ук быел «Ялкынлы фатирник»та чыгыш ясадым.
– Баянда уйнау өчен нинди булу кирәк?
– Баянда уйнау өчен физик яктан әзерлекле булырга кирәк, чөнки ул авырлык ягыннан җиңел музыка уен коралы түгел. Уйнау техникасында да төрле кыенлыклар бар. Күп сәгатьләргә сузылган репетицияләр дә хәлне ала.
– Башка уен коралларында да уйный беләсеңме?
– Мин шулай ук фортепианода, тальянкада, думбырада һәм укулеледа да уйный беләм.
– Киләчәккә планнарың нинди? Тормышыңны музыка белән бәйләргә уйлыйсыңмы?
– Мин үземне башка юнәлештә күрмим дисәм дә, ялгыш булмас. Тормышымны музыка белән бәйләргә уйлыйм. Быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамладым. Укуымны Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итәргә уйлыйм.
– Бүгенге көндә әлеге уен коралында уйнаучылар бик аз. Күбесе гитара, фортепианоны сайлыйлар. Ни өчен шулай икән?
– Баянда уйнаучы яшьләр саны аз дип әйтмәс идем. Кемнең күңеле нинди уен коралына ята инде. Әмма бүгенге көндә баянда уйнарга теләк белдерүчеләр дә, оста уйнаучылар саны да артып тора.
Яшь буынны моңлы җырлар белән сөендерүче Эльдарга зурдан-зур уңышлар һәм тугры тамашачылар теләп калабыз!
Фотолар: Эльвина Йосыпова
Чыганак: yalkyn.ru