tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байкал аръягы башкаласында XI Фәхретдинов укулары
Байкал аръягы башкаласында XI Фәхретдинов укулары

Байкал аръягы башкаласында XI Фәхретдинов укулары

Читада узучы әлеге төбәкара фәнни-гамәли конференция «Тарихи хәтер контекстында рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру» темасына багышланган һәм Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үткәрелә.

Фәхретдинов укуларында Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе канаты астында эшләүче диния идарәләре һәм мөхтәсибәтләренең мөфтиләре, рәисләре һәм баш имам-мөхтәсибләр катнаша. Чара хакимият, төрле дин әһелләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләрен, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны берләштерде.

Чара Байкал аръягы крае дәүләт университетында уза.

РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил
Гайнетдиннең конференция кунакларын һәм катнашучыларны сәламләп җибәргән юлламасында: «Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү – күпмилләтле совет халкының, төрле дин вәкилләренең иңгә-иң торып Ватанны саклауга күтәрелеп, тылда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсе. Безнең ата–бабаларыбызның бөек
батырлыгы турындагы тарихи хәтер – ул безнең бәһасез байлыгыбыз, без аңа сак карашта булырга һәм сакларга тиеш» – дип язган. Мөфтинең мөрәҗәгате тулысынча безнең рәсми сайтта бирелде
dumrf.ru/upravlenie…

Фәнни чараны хөрмәтләп, Байкал аръягы крае губернаторы Алексадр Осипов та килгән иде.
Ул: «Без үзебезнең дини кагыйдәләргә, әхлакый кыйммәтләргә таянып, яхшылык өчен көрәшергә тиеш. Безнең илебез гаять зур дөньяда изге хакыйкатьләр: әдәп-әхлакны һәм тарихи хәтерне сакларга тырышучы утрау булып кала», – дип Фәхретдин укуларының мөһимлеген билгеләде.

Чита шәһәре татарлар һәм мөселманнар гасырлар дәвамында төрле халык һәм дин вәкилләре бергә яшәп, үзара хезмәттәшлек иткән кала. Конференциядә катнашкан дини конфессия вәкилләре үз дине тарафдарларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Байкал аръягы крае мөселманнары диния идарәсе рәисе Алмаз Сәлахов бу төбәктән чыккан 28 каһарман батырлыгын искә алды, аларның 16сы махсус хәрби операциядә катнашучы. Алмаз хәзрәт басым ясап үткәнчә, төбәкнең дин әһелләре һәрвакыт халык белән, имамнар, ламалар, руханилар алгы сызыкта, алар госпитальләргә һәм хәрби частьләргә бара, сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтәләр, шулай ук гуманитар ярдәм һәм Байкал аръягы балалары тапшырган хатларны, кул эшләрен дә илтәләр.

Конференциядә катнашучылар арасында Мәскәү ислам институтының Россия ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Айдар Хәбетдинов; тарих фәннәре докторы, РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Вячеслав Әхмәдуллин; философия фәннәре докторы, Байкал аръягы университеты
профессоры Артем Жуков; тарих фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Александр Ярков; Уфадан тарих фәннәре кандидаты, Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зилә Хәбибуллина һәм башка галимнәр чыгыш ясады.

Катнашучылар мәгариф, фән һәм җәмгыятькә хезмәт итүне
берләштергән мөфти Ризаетдин Фәхретдин фикерләренең әле дә әһәмиятле булып калуына басым ясады. Конференцияне ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды; Байкал аръягы крае хөкүмәте; Байкал аръягы крае иҗтимагый палатасы һәм «Удоканская медь» оешмасы ярдәмендә
РФ мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Байкал аръягы крае мөселманнары диния идарәсе, Байкал аръягы крае дәүләт университеты оештыра.

Иртәгә – 25 апрельдә фәнни конференциядә катнашучылар Читаның хәрби-тарихи музеена экскурсиягә һәм «Байкал аръягы халкының сугышчан һәм Хезмәт даны» Мемориалына чәчәк салырга барачак.

Чыганак: dumrf

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*