25 июньдә Бурятиянең Мухоршибир районындагы Саган-Нур авылында Байкал Сабан туе – 2017 үтәчәк.
Бәйрәм ел саен җирле татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.
Быелгы, уникенче Сабан туе Мухоршибир районы оештырылуга 90 ел тулуга һәм танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышлана.
Оештыручылар 2017 ел Сабан туе да күңелле үтәчәгенә шикләнми, тырышып соңгы әзерлек эшләрен алып баралар.