tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәби туе” йоласы
“Бәби туе” йоласы

“Бәби туе” йоласы

Засвияжье районы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен һәм йолаларын яңарту һәм яшь буынга тапшырып калдыру буенча эзлекле эш башкара. Узган елда алар “Килен төшерү” һәм “Туй үткәрү” йолаларын искә төшерсәләр, быел “Бәби туе”н милләттәшләребезгә тәкъдим иттеләр.

Ислам мәдәният үзәгендә оештырылган йола бәйрәмендә “Ак калфак”лылар, татар теле курсларында белем алучы балалар, аларның ата-аналары, дин дәресләре мөгаллимәләре һәм шәкертләр, мәхәллә мөселманнары катнашты.

Узган гасырда Сембер татар-мишәрләре бәби тууга бәйле йолаларга аеруча зур игътибар биргәннәр. Кызганычка, еллар үтү белән аларның күбесе бөтенләй онытыла башлады. “Ак калфак”лылар күркәм гореф-гадәтләребезне халыкка яңадан кайтару өчен тырыша.

Бәйрәмдә гүзәл затларыбыз иң әүвәл яңа гына туган балага исем кушу йоласын күрсәттеләр. Халкыбыз гомер бакыеннан сабыйларга тирән мәгънәле, шәригать кануннарына туры килгән татар-мөселман исемнәре кушканнар. Әби-бабаларыбыз, исем кешенең язмышын билгели, тормыш юлына йогынты ясый, дип санаган.

Әлеге бәйрәмдә дә мулла, Коръән сүрәсе укып һәм азан әйтеп, балага Әмирхан дип исем кушты. Аннары мәхәлләнең ана теле укытучысы Рузия Хәлимова күренекле галим Гомәр Саттарның “Татар исемнәре” китабыннан карап, балаларга бу исемнең нинди мәгънәгә ия булуын аңлатты. Әмирхан – әмер бирүче, идарәче, җиңүче дигәнне аңлата икән.

Бәби тугач, икенче мөһим эш – ул башыннан чәчен алу. Сабыйның бабасы белән әбисе бу эшне бергәләп башкарды. Милли гореф-гадәтләребез буенча, алар чәчне пәке белән кырып алгач, үлчәүгә куйдылар. Шул авырлыктан чыгып (граммлап санала), халыкка көмеш тәңкәләр белән сәдака тараттылар.

“Бала туып, җиде көн үткәннән соң чәчен алу – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сөннәте булып санала. Гакыйка корбаны чалу – шулай ук Рәсүлебездән (с.а.в.с.) калган сөннәт гамәлләрнең берсе. Аллаһыга шөкер, соңгы елларда яшь әти-әниләр бу гамәлне бик теләп башкаралар. Ир бала туса – ике, кыз бала туса бер корбан чалына”,- дип аңлатты дин дәресләре мөгаллимәсе, әби ролен башкаручы Әлфия хаҗия Шайхаттарова.

Бәйрәмдә бабай ролен башкаручы Илдар хаҗи Шайхаттаров биш оныгының дәү әтисе дә әле. Шуңа күрә ул бишек элү тәртибен бик яхшы белә. Бишектә үскән бала сабыр һәм тәүфыйклы була, ди ул. Яшь әни ролендәге Эльвира ханымның моңлы бишек көеннән нарасый изрәп йоклап та китте. Бишек җырлары сабыйга бик файдалы һәм шифалы шул.

“Ак калфак”лылар Сембер мишәрләрендә аеруча популяр булган “Бәби чәе” йоласын да искә төшерделәр. Аш-суга уңган хуҗабикәләр Римма, Гүзәл, Наилә һәм Гөлфирә ханымнар бәби күрергә дөге бәлеше пешереп килгәннәр иде. Өлкәбезнең татар авылларында бүген дә бәлеш пешерү осталары бар. “Ак калфак”лылар арасында да андыйлар юк түгел. Алсу ханымның җимешләр белән акмайны мулдан салып пешергән бәлеше телеңне йотарлык тәмле иде. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да әлеге бәлештән авыз иттеләр.

Милли чараның мөхтәрәм кунагы – педагогик хезмәт ветераны, Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчетенең дин дәресләре мөгаллимәсе Рузалия хаҗия Зиганшина Засвияжье районы “Ак калфак” оешмасы, аның җитәкчесе Рузия Хәлимова эшчәнлегенә соклануын белдерде.

“Күркәм милли һәм дини йолаларыбызның күбесен оныта да башладык инде. Ә бит алар тирән мәгънәгә ия – кешене рухи һәм әхлакый яктан тәрбияли, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы ханымнарга зур рәхмәт”,- диде Рузалия хаҗия.

Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов йола бәйрәмнәрен зур аудиторияләрдә, өлкәбезнең төрле почмакларында ешрак уздырырга тәкъдим итте.

“Халкыбызның бай рухи мирасы – гореф-гадәтләре һәм йолалары буыннан-буынга тапшырылып, гаиләләрдә сакланырга тиеш. Йолаларыбызны бала-оныкларыбызга түкми-чәчми тапшыра алсак, телебез дә, динебез дә бетмәс, татар милләте дә яшәр. Мәхәлләбездә милли һәм дини чаралар уздырырга һәрвакыт ярдәм итүче юмарт малтабар Хатәм Валитовка зур рәхмәт”,- диде ул.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*