tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәдән ни дәшә” проекты кысаларында лекция узды
“Бәдән ни дәшә” проекты кысаларында лекция узды

“Бәдән ни дәшә” проекты кысаларында лекция узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә “Бәдән ни дәшә” (“Что говорит тело”) проекты кысаларында “Деменция. Хәтер бозылуны җиңү юллары” һәм “Деменция белән авыручыларны тәрбияләүчеләргә психологик ярдәм” темаларына лекция узды.

Очрашуда Паркинсон авыруы һәм экстрапирамидаль патологияләр республика үзәгенең баш белгече, невролог, дементолог Гөлназ Таюпова һәм психолог, коуч Гөлшат Сафина киләсе темаларга тукталдылар:

«Халыкның картаюы» белән бәйле авыруларны ничек кисәтергә?
Деменция чирен туктатып буламы?
Хәтер бозыла, ничек яхшыртырга⠀
Дәвалау һәм профилактикалау өчен яңа ысуллар
Авыру кешене карар өчен кайдан көч алырга?
Гөлназ Наил кызы XXI гасыр чире турында, баш миенә нинди зыян китерүе һәм ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.
Белгечләр фаразлавынча, Альцгеймер, Паркинсон кебек авырулар бик тиз арта һәм 2050 елда Җир шарында 130 миллион кешегә деменция диагнозы куелачак.

Гөлшат Нәүфәл кызы авыр хәлдәге якыннарын караучыларга үз-үзләрен саклау, депрессиягә, төшенкелеккә бирелмәс өчен ысуллар белән бүлеште.

Чарага төрле өлкәдә эшләүче табиблар, үз сәламәтлеген кайгыртучылар җыелды. Катнашучылар төрле катлаулы сорауларына җавап тапты.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*