tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәдрисафа Вахитова: Озын гомернең сере – хәрәкәттә, хезмәттә
Бәдрисафа Вахитова: Озын гомернең сере – хәрәкәттә, хезмәттә

Бәдрисафа Вахитова: Озын гомернең сере – хәрәкәттә, хезмәттә

Гасырлар аша үткән, тормышның ачысын-төчесен татыган, авырлыкларга, авыруларга бирешмәгән Бәдрисафа Әбүбакир кызы Вахитова Тубыл шәһәрендә яши. 90 яшен бәйрәм иткән әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, шәһәр хакимиятеннән Тәбрикләү сүзен һәм бүләкләр тапшырдылар. Кызы Алимә туганнарын җыеп, себер-татар мәдәният үзәгендә әнисенең гомер бәйрәмен үткәрде. 90 яшен тутыруына карамастан, Бәдрисафа әби үткән гомерен яхшы хәтерли, аның зиһененә күз тимәсен, күзләре начар күрсә дә, үзе җитез, кунакчыл кеше.

Ул: ”Тумышым белән Тугыз авылыннан. Гаиләбездә 12 бала идек. Миңа авыл мәктәбендә озак укырга насыйп булмады. Әтиемне колхоз рәислегенә 3 айга укырга җибәргәннәрен хәтерлим.Төмәннән укып кайтканнан соң, аны 1938 нче елда Черныйга авыл советы рәисе итеп билгеләделәр. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башланды. Әтием сугышка китте. 8 кечкенә бала әниемнең кулында калдык. 1943 нче елны әтиебез авыр яраланып сугыштан кайтты. Яралары төзәлмәде, 46 яшендә безне калдырып дөнья куйды. Шул авыр елларда басуда урып-җыю эшләрен яшүсмерләр, хатын-кызлар башкарды. Җәен үгез җигеп печән сөйрәттем. 23 яшемдә авыл советы рәисенә тормышка чыктым. Үземә укырга мөмкинлек булмады, ирем заманына карата укымышлы кеше иде. Тыныч тормышта җиң сызганып эшләдек. Тугыз авылында бер кечкенә, буш утырган йортта яши башладык.

Бераздан үз хуҗалыгыбызны булдырдык. Бакча утырттык, сыерлы, сарыклы да булдык. Мин яшь вакытымнан йорт эшләрен, колхозда, совхозларда, үз хуҗалыгыбыздагы хезмәтне җиренә җиткереп, тырышып башкардым. Ялкаулыкны сөймәдем, кызу булдым. Озын гомернең сере дә хәрәкәттә, хезмәт итеп яшәүдә дип беләм. Әкрен эшләүчеләрне яшь вакытымнан яратмадым. Безнең якларда андыйларны “әлтек-мәлтек” дип атыйлар иде. Еллар уза барды. Гаиләбез белән шәһәргә күчтек, мин шәраб заводында эшләп, Мактау кәгазьләре алып, лаеклы ялга чыктым.

Тормышлар җайланды, яшәү шартлары яхшы якка үзгәрде. Кызганыч, тормыш иптәшем Алим Мәннап улы миннән алда, 55 яшендә вафат булды. Безнең буын кешеләре күп авырлыклар, сынаулар күрде. Бирешмәдек, сынатмадык. Безнең гаиләдән әле бишебез исән-саулар. Мин 90 яшемә чыктым, кызым Алимә тәрбиясендә, хөрмәтендә яшим. Аллаһыга шөкер, һәммәбезгә сәламәтлек, дөньяга тынычлык телим”, – дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*