22-23 майда 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор – татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова, режиссер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның алтынчы премьерасы.
Карьера, уңыш һәм җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, хәзерге заман кешесе кайчак тормышында иң мөһим нәрсәләрне – гаиләсен һәм якыннарын оныта.
«Бәхет хакы» спектакленең төп герое, композитор, музыка театрына нигез салучы Зариф, мәхәббәтен, гаиләсен, балаларын, сәламәтлеген югалткач кына, үткән тормышы турында уйлана башлый. Ләкин гомеренең азагында язмыш аңа тагын бер мөмкинлек бирә. Зариф аннан файдаланырмы? Яшьлек хаталарын төзәтергә өлгерерме?
Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу пьеса Татарстанда әле бер дә куелмаган.
Чыганак: teatrtinchurin