tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белоруссия татарлары – “Милләт Җыены” делегатлары
Белоруссия татарлары – “Милләт Җыены” делегатлары

Белоруссия татарлары – “Милләт Җыены” делегатлары

Бүген, 26 август көнне, Казан шәһәрендә “Милләт Җыены” чарасы башлана. Бу чара Татарстан башкаласына бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларның 1 меңгә якын күренекле вәкилен җыя. Делегатлар инде Казанга килә башлады, алар арасында Белоруссия делегациясе дә бар.

Быел “Милләт Җыены” яңа, киңрәк форматта оештырыла. Чара кысаларында берьюлы өч зур форум узачак: VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, һәм Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены.

“Милләт Җыены” – татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен стратегик әһәмияткә ия мәйдан. Биредә төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән татар вәкилләре тәҗрибә уртаклаша, уртак проектлар планлаштыра, милләтебезнең үсеш юлларын бергәләп билгели.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*