Халкыбызны бар дөньяга таныткан, күптән инде Татарстан чикләрен үтеп чыккан Сабан туе бәйрәме кыр эшләре, авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Язгы чәчүләр тәмамлангач билгеләп үткән аны халкыбыз. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул чып-чын авыл бәйрәме. Шуңадыр, менә унынчы ел инде Бөтенроссия авыл Сабан туе исеме астында ил күләмендә дә уздырыла. Быел да 29 июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында гөрләде ул. Аның беренчесе дә Самара өлкәсенең Гали авылында узган булган. Самаралылар бу юлы да бәйрәмнәрне ничек уздырырга кирәклеген бөтен илгә күрсәттеләр.
Тарихны шәхесләр яза
Бөтендөнья Татар конгрессы автобусына утырып, без юлга Казаннан 28 июньдә үк чыктык. «Нигә шулай алдан икән?» – дип аптыраган идек башта. Ләкин хуҗаларның безне үз Ватаннары, аның тарихы, күренекле шәхесләре белән якыннанрак, ныклабрак таныштырасылары килгән булган.
Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Әлифба музеен карап йөргәндә Сәләй Вагыйзовның туган ягы Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганының стенада эленеп торган рәсемен күргәч, «Их, барырга иде!» дигән уй туган иде башымда. Инде менә без, бер төркем Казан кунаклары, бу йортның бусагасын атлап керәбез. Музейны оештыручы һәм җитәкләүче Нурания ханым Абзалова Сәләй ага турында якын туганыдай җылы итеп сөйли. Кечкенәдән ятим калып, Тукай язмышын кабатлаган, сугыш утларыннан исән чыгып, үз илендә тоткынлыкта булган чаклары, якын дусларының да аңардан баш тартуы хакында хикәяләгәндә, күз яшьләрен дә яшерми. Аның үз якташы белән горурлануы, исемен киләчәккә алып барырга тырышуы күренеп тора. Гадәттә, мондый музейларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештыра. Нурания ханым – фельдшер. Кешенең тәненә генә түгел, җанына да дәва кирәклеген аңлаганга, Сәләй Вагыйзов исемен мәңгеләштерү өчен музей оештыруны үтенеп, ул төрле оешмаларга 27 хат яза. Бүген алар да музейда саклана. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Тагын Арча педагогия көллиятенә рәхмәтем чиксез», – ди Нурания ханым, ихластан Сәләй аганың кадерле ядкәрләре: күзлеге, дипломаты, плащын күрсәтеп. Хыялы чынга ашканга сөенеп, ике ел бушка эшли мөдир. Бүген бу музей авылның мәгърифәт, әхлак үзәге булып тора. Биредә төрле чаралар үтә. Яулык-түбәтәйсез кермиләр, ди бу йортка. Догалар да бик күп яңгырый биредә. Безне, бусагадан ук, укучылар Сәләй ага турында шигырь сөйләп каршы алдылар. Тырышулары күренеп тора. Татар телен атнага бер сәгать, анысын да дәрестән тыш кына өйрәнсәләр дә, телләре килеп тора сабыйларның. Туган тел бит ул бабайлардан васыять итеп бирелгән, синең тамырларыңда ага. Аны тоя гына белергә кирәк. Нурания ханым кебек фанатлар шуңа өйрәтә дә инде. Алар күбрәк булсын иде.
Каләм тоткан – хур булмас
X Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар бәйрәмнең быелгысы катнашучылар һәм кунаклар күңелендә озак саклансын өчен нык тырышканнар. Татарстан сәнгать әһелләренең: танылган артистларның зур концерты Камышлы күген аллы-гөлле фейерверклар белән бизәп тәмамланды.
Камышлы төбәге талантларга шактый бай икән. Һәм аларның исемнәрен бүген дә онытмаска тырышып яшиләр монда. Кыска гына гомере эчендә әдәбиятыбызга үз өлешен кертеп калдырган шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр ага Давыдов туган җире Камышлыны дөньяның үзәге, иң матур җире дип атаган. Ә Сабан туе көнендә аңа Камышлының үзәгендә, аның исемендәге мәдәният сарае алдында бюст куелды. Аны тантаналы ачар өчен, Самара өлкә губернаторы Дмитрий Азаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Шагыйрьнең кызы Алсу ханым Абдульянова:
– Әтиебез 1968 елда Сабан туе көнне вафат булды. Менә Сабан туе көнне кабат һәйкәл булып тормышыбызга кайтты, – диде ак чәчәкләрен ташка салганда.
Әйе, бу бюстның әһәмияте зур. Ул халкыбызның «каләм тоткан – хур булмас» дигән мәкален тагын бер тапкыр исбатлый. Бәлки әле бу бюст яныннан узганда, бүген Әнвәр аганың шигырьләрен сөйләгән Артур Зиннуров кебек малайлар күңелендә дә киләчәктә әдәбиятыбызга хезмәт итү теләге уяныр. Их, шулай булсын иде. Татар әдәбияты классикларының санын гомер-гомергә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арттырган ич. 83 процент татарлар яши торган Камышлы нигә әле бу исемлекнең башында тормаска тиеш?!
Милләтне милләт итеп саклап кала торган, аны киләчәккә алып бара торган хис ул – милли горурлык. Әгәр дә сабый кечкенәдән үз халкын яратып, аның белән горурланып үсә икән, ул телне дә өйрәнәчәк, тарихны да беләчәк. Ә тарихны тирәнрәк өйрәнгән саен, үз милләтенә мәхәббәте тагын да артачак. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татар халкы чынлап та бик зур милләт. Аның бәйрәмнәре генә дә ни тора. Әнә татарныкы дип саналып килгән Сабан туен да хәзер ил белән барлык халыклар бергә бәйрәм итә. Сабан туе мәйданында төрле милләт вәкилләрен күреп, аларның да милли моң көйләрен тыңладык. Камышлы Сабан туенда без татар булуыбызга сөенеп, горурланып йөрдек.
Сабантуй бүләкләре
Билгеле инде, Сабан туе ул бүләкләре белән истә кала. Камышлы Сабан туе да бүләкләргә бик бай булды. Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп символы – тулпар ат. Ә менә Татарстан хөкүмәте Бөтенроссия Сабан туе тарихында беренче тапкыр чын ат – татар аты бүләк итте самаралыларга. Кушаматы – Сак-Сок. Бу да тикмәгә түгел, Камышлыда Сок елгасы ага. Бу татар токымлы атны биредә дә үрчетсеннәр иде дигән максат белән аны Лениногорск районы фермеры Фәрит Нәбиуллинның «Алмакай» хуҗалыгыннан алып килгәннәр. Татарстан Президенты Самара татар автономиясенә – автобус, ә Самара губернаторы Камышлы районына «Нива» машинасы бүләк итте. Үз-үзенә бүләк ясаучы да булды. Бу быелгы Бөтенроссия Сабан туеның төп батыры – Мари Эл егете Муса Галләмов. Аңа Татарстан Президентының махсус бүләге – автомобиль бирелде. 120 килограммлы үлчәүгә кадәрге авырлыкта бил алышкан бу егетнең Сабан туе көнне туган көне булган. Июнь азагында Сабантуйлар гөрләгәндә туган малайны «Сабан туе батыры туды!» дип каршы алгандыр, күрәсең, дөнья. Шулай булып чыккан да. Татар милли көрәш остасы пәһлеван егет быел бер машина откан инде. Казанның Аккош күле Сабан туенда да аңа тиңнәр булмаган. Муса Галләмов тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнде дә аны мәдрәсәгә бүләк итеп калдырды. Моның өчен көрәшче егет көндәшен екканга караганда да көчлерәк алкышлар астында калды.
Кунаклар күп иде
Юлдашларыбыз арасында Берлиннан килгән Ирма ханым да бар иде. Ул – филолог, Чыңгыз Айтматов иҗатын өйрәнүче. Әдип белән якыннан таныш булган. Язучының әнисе татар хатыны икәнне белгәч, галимәнең татарлар турында күбрәк өйрәнәсе, Татарстанны килеп күрәсе килгән. Президентка хат язган. Озакламый чакыру да алган. Ирма ханым әдипнең әнисенең ватаны Кукмара якларында да булган. Татарларның кунакчыллыгына исе китеп сөйли. Татарстанда беренче тапкыр. Чәкчәк, кыстыбыйларны бик яраткан. Русчасы шәп. «Яшьрәк булсам, татарчаны да өйрәнер идем…» – диде. Кайтканда, башында чигүле яулык иде. Монысы да халкыбызга хөрмәт йөзеннән.
Кукмара дигәннән, аларның кунакка йөрергә яратуларын беләбез. Үзләрендә җитештерелгән табаларны, киез итекләрне алалар да күп кенә Сабан туйларының бизәге булалар алар. Ара ерак дип тормаганнар, Камышлыга да килгәннәр. Аларның ишегалды барысыннан да матур һәм үзенә чакырып торгангадыр инде, кунакларга да бик бай иде. Юкка гына Президентыбыз Рөстәм Нургали улы кукмаралылар ишегалдын камышлыларга бүләк итеп калдырмады. Киләсе елларда узачак Камышлы район Сабан туеның бизәге, бу Сабантуйның истәлеге булып торыр ул.
Камышлылылар кунак каршылый беләләр. Россиянең 24 төбәгеннән (хәтта Бурятиядән дә) килгән вәкилләрнең һәрберсенең күңелен күреп, истәлеккә бүләк тә биреп җибәрделәр.
Киләсе елда узачак XI Бөтенроссия авыл Сабан туеның хуҗасы Мөслим районы булачак. Татарстан үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән бу елда әлеге бәйрәмне уздыру ышанычын һәм дәрәҗәсен аларга бирделәр. Быел Бөтенроссия Сабан туеның унынчысында самаралылар оештыруның иң югары дәрәҗәсен күрсәткәч, мөслимлеләргә дә бу биеклектән төшәргә ярамый. Бүгеннән үк әзерләнә башласыннар инде.