6 июль көнне Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада узган XXIV Федераль, Мәскәүнең “Коломенское” ял итү паркында зур мәйдан җыйган башкала һәм дә төбәгебезнең Дзержинск шәһәрендә, Суыксу белән Ыргу авылларында Сабан туйлары узды. Әлбәттә, без, “Туган як” газетасы журналистлары, Аллаһының рәхмәте белән һәм чамадан тыш эссе көнгә, чикләнгән мөмкинлекләребезгә дә карамастан, профессиональ кәсебебезгә тугры калып, шушы милли бәйрәмнәребезнең өчесендә дә булып кайттык.
Румия Хамзина Суыксу һәм Илнар Садеков Ыргуда узган Сабан туйларда эшләсә, әлеге юллар авторы Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм җирле талантыбыз, автор-башкаручы Илдус Харрясов белән берлектә (Илдус фотода Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән) Йошкар-Олада ике көн дәвам иткән Сабан туе чаралары шаһиты булды.
Беренче юллардан ук әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы кайгыртуында һәм карамагында, Татарстан белән Марий Эл Республикалары хөкүмәтләре ярдәмендә оештырылган чираттагы Федераль Сабан туе милли җирлектә грандиоз булып үтте. Россиянең 72 төбәгеннән килгән 500дән артык кунак өчен хуҗалар Йошкар-Ола буенча экскурсия оештырды.
Аннары ипподромда ат чабышлары карадык. Биредәге төп бүләкне – Марий Эл хөкүмәте булдырган 1 млн сумлык сертификатны Татарстан җайдагы алды.
Кич белән шәһәрнең дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан белән Марий Эл Республикаларының сәнгать осталары артистлары чыгышларын тамаша кылдык, шунда дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән милләттәшләребез өчен чын күңелдән сөенеп утырдык. Ә татарларның саны әлеге милли республикада 29,5 мең дип исәпләнә.
Шуннан соң шәһәрнең матур, зур “Дуслык йорты”нда тантаналы рәвештә хуҗалар кунакларны кичке аш белән сыйлады.
Икенче көнне шул ук ипподромда инде чын Сабантуй, зур бәйрәм хисе хөкем сөрде. Регионнардан килгән кунакларны Татарстан белән Марий Эл рәисләре җылы сәламләп чыкканнан соң, татар җыр-моңы агыла башлады, ике келәмдә татарча көрәш башланды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безнең Түбән Новгород автозаводында җитештерелгән автобус белән җирле татар автономиясен бүләкләде, ә аның төп батырга билгеләнгән Лада Гранта автомобилен җиңүчегә БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Безнең Нижгар делегациясен җитәкләп барган өлкә татар автономиясе рәисе Мир- зәхләм Абдулганиевка олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм бер искәртмә дә ясап үтәсебез килә: киләсе шундый зур чараларга барганда үзебезнең чатыбызны булдырган очракта, оешканлыгыбыз күпкә яхшырак булыр иде.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы