Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә арт-директор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә.
Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да, вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.

Ниндидер чын кызыксыну, бер-беребезне яхшырак белергә омтылу нәтиҗәсендә әңгәмә туды. Дөнья хәлләре, тормыш шартлары, мили сәясәт турында сөйләшеп алгач, хатын-кызлар кабат баш киемемне әйләндереп-әйләндереп карый башладылар. Ошаган булса кирәк. Ләкин мин бу калфагымның әле бик тыйнак һәм кечкенә булуын аңлаттым. Анны тагын да баерак, тагын да матуррак итеп чигүчеләр барлыгы турында сөйләп бирдем. Сүз салмак кына Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә күчте. Ә немецлар безнең нинди телдә сөйләшүебез турында сораша башлагач, үзләренә берничә татар сүзен дә өйрәтергә туры килде. Ахырда бергәләп “дуслык!” дип кычкыра-кычкыра фотога да төштек әле. Гаҗәп инде, урамда очраган чит ил кешеләре белән шулай дуслашып китәргә, озак кына сөйләшеп торырга булла дип уйламаган да идем мин.

Берлинның күп истәлекле биналарын һәм мәйданнарын яратам мин. Бер күргән урыннарга кат-кат әйләнеп кайтканыбыз бар. Ә бу юлы башка юл белән китәргә булдык. Бара торгач каршыбызда бик матур мәчет пәйда булды. Соңыннан аның Вильмерсдорф мәчете булуын, аны архитектор Карл Август Германның Һиндстандагы Таҗ-Махал мәчетенә охшатып төзүе турында белдек. Биредә хәзер җомга намазлары гына укыла, ә башка вакытта мәчет туристлар өчен ачык икән. Әлбәттә, ХХ гасыр истәлеге буларак сакланучы мәчеткә кермичә узып булмый.

Берлинда булып та, Рейхстагны һәм Бранденбург капкасын күрмичә китсәң, сәяхәтең китек була. Шуңа күрә экскурсиябез Рейхстаг янында тәмамлады. Аның янында җем-җем утлар белән “Berlin” дип язылган иде. Без шуның янында видеога Яңа ел котлавы яздырырга булдык. Чыннан да, дөньяның кайсы гына ноктасында яшәсәк тә, нинди генә милләттән булсак та, барыбыз да киләчәккә зур өметләр баглап, Ходай Тәгаләдән ата-аналарыбызга сәламәтлек, балаларыбызга — тәүфыйк, дусларыбызга — бәхет, ә дөньяларга тынычлык телибез. Җитмеш ел элек Бөтен дөнья сугышы тәмамланган җирдә илебезгә тынычлык теләү бигрәк тә урынлы булып тоелды миңа. Теләкләребез тормышка ашсын иде.
Айсылу Әбдиева,
Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары.