БДИ балларын барлап, нәтиҗә ясыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыралар. Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе дә шулар исәбендә. Горурланырлык нәтиҗәләре бар, Аллага шөкер, бер мәктәптә – 7 медаль иясе.
Бүген кич “Хан” кафесында 15 унберенче сыйныф укучысына аттестат тапшыра мәктәп коллективы.
– Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен карыйбыз да куанабыз, карыйбыз да куанабыз, искиткеч укучыларыбыз, баллары югары. Мәктәбебездә 7 медалист бар, тугызынчы сыйныфларда өч укучыбыз медаль ала: Мөхәммәтҗанова Айзилә Фаил кызы, Сәфәрова Зилә Рамил кызы, Шагалиева Илүзә Илшат кызы; унберенче сыйныфларда мәктәпне 4 укучыбыз медаль белән тәмамлый : Закиров Әмир Илшат улы, Мөхәммәтҗанова Айсылу Фаил кызы, Газизова Рәзилә Рәшит кызы, Ситтигуллина Әдилә Рафил кызы, Бу укучылар 5 кә генә укый, имтихан баллары да югары, – ди мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Камил кызы Әхмәтова.
Гомумән алганда да баллары сөбханалла, аларның. Математиканың база өлешендә укучыларның уртача билгесе – 4,7. Профиль өлешеннән -58,6. Рус теленнән 15 баланың уртача баллы -78,13, медаль алучы укучыларныкы тагын да югары – 89-96 балл. Географиядән – 65 балл, химиядән – 78,25 балл. Химияне 4 укучы биргән, ике укучының баллы 90нан югары: Мөхәммәтҗанова Айсылуныкы – 98 балл, Ситтигуллина Әдиләнеке- 95 балл. Тарихтан – 71 балл, Җәмгыять белеменнән – 77,8 балл, Хәкимҗанова Агиләнеке исә 90 балл, Рәзиләнеке 88 балл.
Бу- уртак шатлык. Укытучылар тырышлыгы да, укучыларныкы да. Котлыйбыз, яңадан -яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.
atnya-rt.ru,
фото: magarif-uku.ru