tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер

Бер очрашу – үзе бер гомер

24 майда Тупли авылында бик матур чара — якташлар очрашуы бәйрәме үтте.

Иң элек шушы авылда туып-үскән һәм бүгенге көндә биредә яшәүче Вил Ярулла улы Мостафин тәкъдим белән чыкты: Урам җыены оештырырга, чарага Калмук очында туып-үскән якташларны чакырырга.

Әлеге тәкъдимне хуплап, оештыру-үткәрү мәсьәләләрен өсләренә Якуп абый һәм Мәрьям апа Абдулловларның кызлары һәм кияүләре алдылар. Бигрәк тә Иршат Зәйдуллинны аерым атап үтәргә кирәк. Ул Нурулла коесы тирәсен чистартуны, барча физик эшләрне оештырды.

Җыенга кайтучыларның берсе дә буш кул белән килмәделәр. Кайсы эчпочмаклар, кайсы пироглар, кайсы җиләк-җимеш, кайсы салатлар алып кайттылар.

Авылның имамнары «Ясин» укып, мәҗлесне башладылар. Аннан соң пылау, шашлыклар ашап, тәм-томнар белән чәйләр эчеп, җырлап-биеп, сөйләшеп, төнгә кадәр утырдык.

Бер очрашу – үзе бер гомер. Матур чара күңелләрне нечкәртеп, сафландырып җибәрде. Йөрәккә дәрт, тәнгә дәрман алдык, гомергә җитәрлек бер хатирә итеп сакларлык бәйрәмдә катнаштык.

Источник: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*