4-7 декабрь көннәрендә Казанда БТК башкарма комитетының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” җыены уздырылачак. Бу чаралар “Бердәм! Бергә! Мәңгегә!” дигән шигарь-өндәмә астында үткәрелә.
Шул уңайдан кичә башкарма комитет бинасында БТК рәисе Ринат Закиров матбугат җыелышы уздырды. Ринат әфәнденең сөйләвеннән аңлашылганча, чаралар бу юлы бик тыгыз һәм эшлекле булачак. Җыен делегатлары беренче көнне, җиде (!) секциягә бүленеп, үз тармакларындагы иң җитди мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Бишесе көнне төшкә кадәр “Казан” милли мәдәният үзәгендә башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы була. Анда ел дәвамында эшчәнлеккә йомгак ясалачак, киләсе елга эш планы кабул ителәчәк. Төштән соң “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” җыены эшен башлый. Эшкуарларның дүрт секциягә бүленеп эшләве планлаштырылган. Алтысы көнне Камал театры бинасында, Татарстан Президенты катнашында, җыенның пленар утырышы үткәреләчәк. Төштән соң эшлекле хезмәттәшләрне башкалабызның күркәм урыннары белән таныштырып йөртсәләр, башкарма комитет бинасында БТК иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен лекция-семинар оештырылачак. Җидесе көнне җыенга килүчеләр “Алабуга” махсус икътисадый зонасын тамаша кылачак.
– Әлеге җыенның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Татар авыллары эшкуарларын җыя идек бит инде, – дип сорадык без Р. Закировтан. “Авыл эшкуарларыннан аермалы буларак, без бу юлы төрле өлкә-республикаларда, чит илләрдә эш йөртүче зур эшкуарларны, эре бизнес әһелләрен җыябыз. Хәзер алар арасында да, мәчет салу белән генә чикләнмичә, социаль проектларга да алынучы ак байлар күренә башлады. Мәсәлән Түбән Вартада яшәүче Ренат Әбүзаров туган ягында – Пенза өлкәсендәге Кузнецк районының Кече Труев авылында мәктәп салды, Самара өлкәсендәге мәшһүр Гали авылы кызы Дания Тулова исә туган авылында мәктәп салу белән генә чикләнмичә, Югары Ослан районында картлар йортын төзекләндерде, Чүпрәле районының Мунчәли авылында клуб төзекләндерергә, күпер һәм өч урамга таш юл түшәтергә дә ярдәм итте. Әмма мондый олы җанлы, юмарт эшкуарларыбыз күп түгел әле. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында мәктәп-мәдрәсәләребезне шулар тоткан, бөтен зыялылар шул мәдрәсәләрдән чыккан. ХХI гасыр башында да уңышлы эшли торган эшкуарларыбыз әкрен генә шушы юлга басып килә. Татар милләте шушы милли капиталга таянып үссен, ныклап аякка бассын иде. Шуңа күрә әлеге милләт җанлы эшкуарларны җыярга, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дигән җыенны кабат торгызырга булдык. Әлеге җыеныбызга 600 кеше киләчәк, шуларның 400е – эшкуар. Татарстан Президенты моны хуплады”, – дип җавап бирде ул.
Журналистлар аңардан, Кырымнан вәкилләр булачакмы, Мәскәүдәге татар милли-мәдәни мөхтәриятендә ыгы-зыгы кайчан бетәр, Туган якны өйрәнүчеләрнең бөтенроссия татар җәмгыяте кайчан оешыр, дип кызыксынды. Ринат әфәнденең сөйләвеннән аңлашылганча, Мәскәүдә егермеләп татар оешмасы бар, аеруча яшьләр оешмалары яхшы эшли, мөхтәрияттә дә озакламый хәлләр яхшырырга тора, тик бераз вакыт кирәк; кырымтатарларыннан җыенда дүрт эре эшкуар катнашачак. Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыруның беренче этабы тәмамланып килә. Әйтик, бу җәһәттән Башкортстанда яхшы эшлиләр, бөтенроссия оешмасын тәмам оештыру киләсе елга кала, әүвәлрәк уйлаганга караганда, четреклерәк, катлаулырак эш булып чыккан бу.
– Шунысы күңелле: күптән түгел генә РФ чит ил эшләре министрлыгында булган очрашуда министр Лавров, Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләрен арттыруны хуплаячакбыз гына, дип белдерде, – дип тәмамлады мабугат җыелышын Р. Закиров.
Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 180, 03.12.2014/)