Уфа шәһәренең Дим районындагы 19нчы санлы балалар китапханәсе кунаклар кабул итте – биредә Уфа шәһәре Дим районы татар Конгрессы Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада сүз, башлыча, Дим районындагы бүлекчәнең эшчәнлеге, казанышлары турында барды, көнүзәк проблемалар күтәрелде, аларны хәл итү юллары ачыкланды, шулай ук җыелыш барышында бергәләшеп киләчәккә планнар да билгеләнде.
Бүгенге чарада Башкортстан татарлары конгрессына нигез салынганнан башлап, өч дистә елга якын аның эшчәнлегендә актив катнашучылар җыелды. Дим районында яшәүче татарларны берләштергән Конгрессның бүлекчәсенә вакытында Зөһрә Кинҗәбаева җитәкчелек иткән. Шул ук вакытта биредә дистә еллар дәвамында Рива Галләмова җитәкчелегендә “Дим татарлары” дигән иҗтимагый оешма да актив эшләп килгән. Милли хәрәкәт ветераннары бүген дә сафта һәм район тормышында актив катнашып яшиләр. Ә 2017 елдан бирле Башкортстан татарлары конгрессының Дим районы бүлекчәсенең җитәкчелек дилбегәсе Рәмилә Әхтәмова кулларында, бу җаваплы йөкне ул бик уңышлы тартып килә. Рәмилә Әмир кызы билгеләвенчә, алар урындагы хакимият белән берлектә, шулай ук башка милли оешмалар белән кулга-кул тотынышып эшлиләр.
Әйткәндәй, мондый бердәмлек әлеге чарада аеруча күзгә ташланды. Утырышта Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова һәм Идарә әгъзаларыннан тыш, Дим районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Оксана Романова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринара Хәсәнова, Уфа шәһәренең үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы директоры Әлфия Әсфәндиярова, 19нчы санлы балалар китпханәсе мөдире Эльмира Дусеева, шулай ук китапханәчеләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашуы да мондагы эшчәнлекнең төпле, актив һәм нәтиҗәле булуы хакында сөйли.
Заһир Хәкимов үзенең чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбировның сүзләрен дә китерде.
-Башкортстан – бай төбәк, аның төп байлыгы – халкы һәм бу халыклар арасындагы дуслык, татулык. Бездә 160ка якын милләт вәкилләре бер тату гаилә булып яши. Бу дуслык – электән калган мирас кына түгел, ә дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмаларның бергә, бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. Бу дуслык саклансын һәм тагын да ныгысын өчен һәр милләткә үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү өчен мөмкинчелекләр булырга тиеш. Ә бездә бу уңайдан барлык шартлар тудырылган, – диде Заһир Әхсән улы, чарада хәл ителәсе мәсьәләләрне дә билгеләп.
Шулай ук әлеге утырышның китапханәдә узуын бик уңышлы, дип ассызыклады ул. Чөнки китапханәләр мәдәни үзәк ролен үти, биредә хәзер эш төрле юнәлешләр буенча оештырылган. Бирегә кешеләр китап уку өчен генә түгел, җыелышып фикер алышу, төрле мәсьәләләрне уртага салып хәл итү, аралашу, рухи азык алу өчен дә йөри. Мәсәлән, биредә балалар өчен дә төрле-төрле чаралар оештырыла, ә көмеш яшьтәге кешеләр кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм итүгә дә иҗтимагый оешма вәкилләре зур өлеш кертә.
Утырыш бай эчтәлекле, нәтиҗәле булды, дип кыю әйтергә мөмкин. Кунакларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Көн тәртибе буенча урындагы мәктәпләрнең татар теле укытучылары да чыгыш ясады, үзләренең казанышлары турында сөйләде, проблемаларын да җиткерде. Дим районының мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча биредә 11242 бала белем ала, аларга туган телләрен өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Шуларның 600дән артыгы татар телен үзләштерә, аларга 5 югары квалификацияле укытучы белем бирә. Туган тел, мәдәният, тарих белән кызыксыну, аларга карата сөю тәрбияләүгә дәрестән тыш үткән чараларда да зур игътибар бирелә. Укучылар татар теле буенча олимпиадаларда һәм башка бәйгеләрдә актив катнашалар, укытучылар ел саен “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында осталыкларын күрсәтәләр. Узган уку елында 101нче мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Сафина әлеге мәртәбәле бәйгедә 2нче урын алган. Җыелыш вакытында укытучылар үзләрен борчыган проблемаларны да күтәрде һәм аларның уңышлы хәл ителәчәгенә өметләрен белдерде.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга телебезне, мәдәниятебезне өйрәнү өчен шартлар бар, шулай ук ата-аналар белән дә бик күп тәрбияви чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 74нче балалар бакчасында менә инде 9 ел дәвамында татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча клуб эшләп килә. Тәрбияләүчеләр бик күп бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар, шулай ук үзләрендә дә Сабантуй, “Карга боткасы”, Нәүруз бәйрәме кебек бик күп татар халкының йолалары үткәрелә, милли җырлар һәм биюләр өйрәнелә.
Әйткәндәй, Башкортстан татарлары конгрессының Дим районы бүлекчәсе тиздән тагын бер зур чара – балалар сабантуе үткәрергә планлаштыра. Бу идеяне барлык җыелучылар да хуплап кабул итте һәм аны бергәләшеп оештырырга сүз куештылар.
Гомумән, Уфа шәһәренең Дим районында татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Чыгыш ясаучыларның сүзләреннән аңлашылуынча, аларның барысы да район хаки¬миятенең, мәдәният һәм мәгариф бүлекләренең турыдан-туры яр¬дәме һәм хәстәрлеге белән уза. Билгеле булуынча, бердәм булганда гына, эшләр – уңышлы, ә нәтиҗәсе куанычлы була.
Эльвира Ямалетдинова