Рамазан ае — рухи чистарыну һәм шәфкатьлелек чоры һәм бу изге көннәрне якыннарың, күршеләрең, авылдашларың белән бергә уздыру аеруча кыйммәтле. Шуны күздә тотып, Самара өлкәсенең Яңа Мансурда авыз ачу мәҗлесе үткәрелде.
Бу авыл халкы өчен дә, читтән килгән кунаклар өчен дә истәлекле, хәтта тарихи вакыйга булды, чөнки биредә шушындый зур ифтар беренче мәртәбә узды. Бер өстәл тирәсендә 230дан артык кеше җыелды! Бу, әлбәттә инде, күләмле сан, һәм ул мөселманнарның ни дәрәҗәдә бергә булырга һәм үз традицияләрен хөрмәт итәргә теләүләрен ачык күрсәтә.
Мәҗлесне оештыру һәм әзерләү өстендә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте активистлары, 33 нче һәм 1482 нче мәхәллә, җирле администрация вәкилләре, район үзәге эшмәкәрләре, социаль ярдәм күрсәтү, Мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре һәм авыл халкы иңгә-иң куеп эшләделәр.
Ифтар җылылык һәм рухи бердәмлек рухында үтте. Самарадан килгән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре биредәге бәйрәмчә атмосфера тудырган кунакчыллыкка, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына чын күңелдән сокландылар.
“Безнең өчен бу бик шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга. Мондый форматтагы беренче мәҗлескә шулкадәр күп халык җыелуы кешеләрдәге үзаңның нык булуы, мөселман җәмгыятенең бердәмлеге һәм ислам гадәтләренә хөрмәт күрсәтүе турында сөйли”, — дип куанычлары белән уртаклаштылар оештыручылар.
Әлеге ифтар кичке аш кына түгел иде, ул бердәмлек, мәрхәмәтлелек һәм рухи традицияләрне торгызу символына әверелде, уртак тырышлык белән зур һәм мөһим вакыйгалар тудырырга мөмкин булу үрнәген күрсәтте. Мондый чаралар Яңа Мансурда күркәм гадәткә кереп китсен иде!
Ильдар МУСТАФИН. «Бердәмлек».
Чыганак: samtatnews.ru