Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче “Бердәмлек” халык театры 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Өлкә күләмендә танылган әлеге данлыклы театрның халык коллективы исемен йөртә башлавына да 35 ел була. Шушы уңайдан мәдәният учагында бәйрәм тантанасы гөрләп узды.
Туган якларында төпләнеп калып, авыл клубында яңа гына җиң сызганып эшли башлаган тынгысыз йөрәкле Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар 1984 елның январенда драма коллективы оештыру бәхетенә ирешә. Туганнарын, күршеләрен һәм авыл мәктәбе укытучыларын репетицияләргә чакырып, драматург Сәит Кәлмәтовның өч пәрдәдән торган “Уйланырсың, кодагый” әсәрен сәхнәләштерергә әзерләнәләр. 8 март бәйрәме уңаеннан куйган беренче спектакльне карарга авыл халкы тамаша залын шыгрым тутырып килә. Үз рольләрен искиткеч оста башкарган үзешчән актерларны – Фәүзия, Өмит, Рузалина, Әнәс һәм Светлана Гиматдиновларны, Ильяс һәм Роза Мустафиннар белән Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны көчле алкышларга күмәләр. Халыкның спектакльне җылы кабул итүе, әлбәттә, авыл артистларын дәртләндереп җибәрә, бөтен тырышлыкларын куеп эшләү өчен сүнмәс иҗат ялкыны өсти. Ә 1985 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына багышлап Әнгәм Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен күрсәтәләр. 1986 елда авылдашларын Хәй Вахитның “Талак, талак” дип исемләнгән музыкаль комедиясе белән сөендерәләр. Һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яшәүче үзешчән композитор Гакыйль Шакуров әлеге спектакль өчен өч җыр яза. 1987 елда исә Рәйсә Шакурованың диплом эшен – Таһир Закировның “Капкадан чыккач “егет” спектаклен тәкъдим итәләр. Танылган режиссер, Ульяновск культура-агарту училищесы мөгаллиме Николай Мосин җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия Рәйсә Ислам кызының иҗат җимешенә югары бәя бирә һәм авыл театрын үзешчән халык коллективы исеменә лаек дип таба. Өлкә мәдәният идарәсе начальнигының беренче урынбасары Фәһимә Билал кызы Сайфуллинага зур рәхмәт, ул 1988 елның мартында безнең клубка Димитровград шәһәре драма театрының баш режиссеры Олег Сидорин җитәкчелегендәге комиссияне җибәрде һәм иҗат әһелләре биш еллык тарихы булган театрыбызга халык коллективы исеме бирү турында карар кабул итте, ди Гакыйль Хәсән улы. 1989 елдан бирле Урта Исәнтимер авылы халык театры “Бердәмлек” исемен йөртә.
Гаҗәеп бай тарихлы “Бердәмлек” театры менә дүрт дистә ел инде милләтебезгә хезмәттә, халыкка рухи-әхлакый тәрбия биреп, яктылыкка, нурга илтә. Үзешчән артистлар кырык ел эчендә татар драматургиясе классикларының һәм хәзерге заман авторларының алтмыштан артык спектаклен сәхнәләштерергә өлгергәннәр. Ульяновск, Димитровград, Нурлат шәһәрләре, Самара, Ульяновск өлкәләре, Татарстан Республикасы авыллары мәдәният йортларында аларны һәрчак халык белән шыгрым тулы заллар каршы ала. Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр коллективлары фестивалендә дә “Бердәмлек” һәр елны беренчеләрдән булып спектаклен күрсәтә һәм төрле номинацияләрдә лауреат исеменә лаек табыла.
“Еллар узып, буыннар алмашынса да, театрда катнашырга теләүчеләр саны кимеми. Авылыбыз зыялылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре репетицияләргә йөрергә вакыт та, мөмкинлек тә табалар. Югыйсә, өйләрендә аларны да гаиләләре, йорт тулы мал-туар, бакча эшләре көтә. Әмма сәхнәне ярату, сәнгатькә гашыйк булу, үз ролеңне җиренә җиткереп, бөтен күңелеңне биреп уйнаудан ләззәт табу, канәгатьлек хисе кичерү тормыш мәшәкатьләре турында бөтенләй оныттыра. Театрга йөрү, спектакльләрдә катнашу өчен, чын мәгънәсендә, энтузиаст, иҗат кешесе, бераз хыялый һәм хисчән дә булырга кирәк. Болар барысы да безнең актерларыбызга хас күркәм сыйфатлар. Алар һәммәсе дә сәхнә өчен туган”,- ди “Бердәмлек”нең алыштыргысыз режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.
Яңа Малыклы районы башлыгы Анастасия Пуреськина Урта Исәнтимер авылы данын еракларга таратуы өчен “Бердәмлек” театры коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге театрда бәхетле гаилә парлары армый-талмый хезмәт итә, Гайнетдиновлар, Сиразевлар һәм Шакуровлар әнә шундыйлардан, диде ул. Район җитәкчесе сәнгать осталарына бүләкләр дә алып килгән иде. Эльмира Гайнетдинова, Гакыйль Гайнетдинов, Ирек Минибаев, Халидә Сиразева, Фаил Сиразев, Гөлфия Сингатуллова һәм Сания Туктарова Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә Әвхат Бикбаев, Гөлнур Мухаметова, Сиринә Сафина, Рәфик Ханиев, Камил Хайретдинов, Руфия Шамсутдинова һәм Рәшит Шакуров район хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек булды. Шулай ук беренче спектакльдә катнашкан актерларны – Әнәс һәм Светлана Гиматдиновларны, Ильяс һәм Роза Мустафиннар белән Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны да сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр.
Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Урта Исәнтимер авылында “Культура” илкүләм проекты буенча заманча мәдәният йорты салдырган өчен өлкә һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен юллады.
“Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә өч татар халык театры – Иске Кулаткы район культура йортының халык коллективы, “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры һәм Урта Исәнтимер авылының “Бердәмлек” театры эшләп килә. “Бердәмлек” үзенең спектакльләрен район авылларында да күрсәтә, күрше төбәкләрдә дә чыгыш ясый. Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларның зур көч һәм тырышлык куюы нәтиҗәсе бу. Алар кырык елдан артык инде татар халкына тугрылыклы хезмәт итәләр, милли сәнгатебезне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертәләр. Шулай ук авыл хакимияте башлыгы Камил Хайретдиновның спектакльләрдә катнашуы да соклану тудыра. Ул нинди генә рольгә алынса да, оста, чын артистларча башкара”,- диде автономия рәисе.
Рамис Сафин бөтен гомерләрен татар сәхнәсенә багышлаган үзешчән сәнгать осталарына Бөтендөнья татар конгрессы белән өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннары Урта Исәнтимер авыл җирлеге хакимият башлыгы Камил Хайретдинов, татар автономиясенең Яңа Малыклы район бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Сайфутдинов, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов “Бердәмлек” татар халык театры коллективына иҗат уңышлары теләделәр. Ә кырык ел элек беренче спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаган Әнәс Гиматдинов үзенең күңел хатирәләре белән бүлеште.
“Без – авыл мәктәбе укытучылары, репетицияләргә бик теләп, ашкынып, дәртләнеп йөри идек. Театрның барлыкка килүе Урта Исәнтимер халкының тормышын тәмам җанландырып җибәрде, ул яшәешебезгә кабатланмас ямь өстәде. Без башлап җибәргән изге эшнең бүген уңышлы дәвам итүенә, ышанычлы кулларда булуына чиксез сөенәбез. Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар иҗат кешеләре белән уртак тел табып, аларны дәртләндереп эшли беләләр”,- диде Әнәс Гайнетдин улы.
Ә мәдәният йорты директоры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуров театр эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.
“Район хакимияте җитәкчеләре, авыл җирлеге хакимият башлыгы Камил Хайретдинов, шулай ук спонсорларыбыз – “Нива” ширкате җитәкчесе Игорь Пушкин, Агро “Черемшанский” ширкате директоры Евгений Липатов, читтә яшәүче авылдашларыбыз Мидхәт Курманов, Фәрид Курманов, Рәмзия Ханәфиева, Әнзат Фасахутдинов белән Рәфис Хайбуллов һәм, әлбәттә инде, актерларыбыз, күп санлы тамашачыларыбыз, театр тормышына битараф булмаган авылдашларыбыз күңелем түреннән ургылып чыккан олы рәхмәт сүзләремне кабул итеп алсыннар иде”,- диде Гакыйль Хәсән улы.
Тантананың ахырында “Бердәмлек” театры артистлары күмәкләшеп сәхнә түренә чыктылар. Менә алар – халкыбызны яктылыкка, нурга илтүче сәнгать осталары: Равил Галимов, Ирек Минибаев, Халидә һәм Фаил Сиразевлар, Гөлфия Сингатуллова, Сания Туктарова, Әвхат Бикбаев, Гөлнур Мухаметова, Сиринә Сафина, Алия Сафиуллова, Рәфик Ханиев, Камил Хайретдинов, Руфия Шамсутдинова, Рәшит Шакуров, Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар. Чиксез рәхмәтле тамашачы – театрга гашыйк авылдашлары аларны алкышларга күмде. Ә төрле елларда “Бердәмлек” спектакльләрендә уйнап бакыйлыкка күчкән актерларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Театр тормышында үзләреннән соң тирән эз, якты истәлекләр калдырган үзешчән артистлар – Назыйм Алимов, Мария Амирова, Рәис Вәлиев, Фәүзия Гиматдинова, Өмит Гиматдинов, Рузалина Гиматдинова, Рәшид Гиматдинов, Зәйнәп Сулейманова, Наил Сиразев, Әухат Фасахутдинов, Ринат Ханәфиев белән Нәгыйм Юсуповның рухлары шат булсын иде.
Театр юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм драматург Рәдиф Сәгъдинең “Хәтерлисеңме, Хатирә?” спектакле белән тәмамланды. “Бердәмлек”нең иҗади юлы дәвам итеп, тарих битләрендә яңа сәхифәләр языла.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru