Узган гасырның 90 нчы елларында, илебездә яңарыш җилләре исә башлаганда, элеккеге СССРның милләттәшләребез күпләп яши торган байтак кына төбәкләрендә бер-бер артлы татар телендә газеталар чыга башлаган иде. Бу көннәрдә әлеге матбугат басмалары үзләренең чирек гасырлык юбилейларын билгеләп узалар. Узган тапшыруларыбызда без Ульяновск өлкәсенең “Өмет”, Киров өлкәсенең “Яңарыш” газеталарының юбилейлары хакында хәбәр иткән идек. 28 март көнне Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы да үзенең 25 еллыгын билгеләп итте.

Газетаны юбилее белән котларга бик күп укучылары, җирле хәбәрчеләре, тирә-күрше өлкәләрдән каләмдәшләре җыелган иде.

Дөресен әйткәндә, бәйрәм сәхнәсеннән чыгыш ясаган өлкә хөкүмәте вәкилләреннән мин, киләчәктә “Бердәмлек”кә ярдәм итү, аның матди ягын яхшырту буенча фикер-тәкьдимнәр әйтерләр дип көткән идем. Кызганыч, алар гомум сүзләрдән ерак китмәде. Самарадагы сыман, Россия төбәкләрендәге татар басмаларының байтагы үз көнен үзе күреп, кем әйтмешли, очны-очка ялгап кына яши. Оренбург өлкәсенең “Яңа вакыт” газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров та шул фикерен җиткерде.

Билгеле, егерме биш ел эчендә “Бердәмлек”не дә авырлыклар читләп узмый. Газета коллективының түбәтәй салып халкыбыздан ярдәм сораган көннәре дә була, тираж саклар өчен алар өлкә авылларына да чыгалар.

Тиражны саклау һәм арттыру проблемасы соңгы вакытта милли газеталарны гына түгел, рус телле басмаларны да читләтеп үтми. Төбәкләрдә татарлар күпләп яшәсә дә, җирле матбугатны укучылар саны мактанырлык түгел әле. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи залга җыелган тамашачыны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның теләкләрен җиткерде.
Юбилей тантанасында “Бердәмлек” газетаның мөхәрриренә Губерна думасының күкрәк билгесе һәм Россия үзәк диния назарәтенең медале тапшырылды. Аның хезмәткәләре, штаттан тыш хәбәрчеләре шәһәр һәм өлкә хакимиятләренең бүләкләренә лаек булды. Сәхнәдә һәр чыгыш ясаучы да газетаның озын гомерле һәм зур тиражлы булыуын теләде.
Рамис Сафин, Самара өлкәсеннән