“Яңарыш” газетасы “Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртиядә яшәүче барлык милләттәшләребезне милли басмабызның 25 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Бердәмлекне җилкән итеп” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыйды. 400 дән артык кешегә исәпләнгән залда алма төшәрдәй дә урын юк иде бу көнне. Искиткеч матур, җылы мохиттә узды әлеге чара.

Газетабызның 25 еллыгы уңаеннан дөнья күргән “Бердәмлекне җилкән итеп” китабы әнә шул тарихны да, республикадагы милли хәрәкәт эшен дә, уртак максатларыбызны чагылдыруны да үз эченә алган. Тирән эчтәлекле бу китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе башкарган эшләребезне тамашачыларга күрсәтергә мөмкинлек бирде.
“Газетаның бүгенге көндәге казанышлары, милли хәрәкәттә хезмәт итүе редакция коллективының гына тырышлыгы түгел. Безгә газетаны укучылар, аны таратучылар, актив хәбәрчеләребез, тиражны саклап калуда үз өлешләрен кертүче милли җанлы эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Нинди генә җиңү булмасын – бу уртак җиңү. Әлеге бердәмлек китапта да чагылыш тапты. Берничә ел безнең белән бергә атлаган, аерылгысыз дусларыбыз – бүген әлеге китабыбызның геройлары. Без аларның исемен тарихка гына кертеп калмыйча, шундый җылы чара оештыра алуыбызга чиксез шат”, — диде “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.
Чыннан да, китапта исеме урын алган һәркемгә дә без тирән хөрмәт белән карыйбыз, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә милли чаралар уздырганда матди яктан ярдәм 
Республикадагы милли хәрәкәтне, милли оешмаларны, газетабызны — аларга нигез салучы олуг шәхесләребез, аксакалларыбыз, өлкән яшьтәге актив хәбәрчеләребездән башка күз алдына китереп булмый. Быел Закуан Нуретдинов, Ибраһим Биектаулы, Әхәт Фаррахов, актив хәбәрчеләребез Дания Борһанова, Гөлисә Зарипова, Воткинск шәһәреннән Гөлфия Исхакова үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларга сәхнәдән тәбрикләү сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гөлфия Исхакова һәм Ибраһим Биектаулы Бөтендөнья татар конгрессының “Милләт алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Ә “Яңарыш” редакциясе коллективы 2018 елга газетага язылучылар арасында лотерея уйнатып, залны бераз җанландырып алды. (Сәяхәткә юллама отучы ханымның редакциягә шалтыратуын сорыйбыз).
26 ноябрь Әниләр көне белән туры килүе икеләтә бәйрәм булды. Кичәбезнең кунаклары – “Ел гаиләсе — 2017” конкурсында Россиянең “Иң яхшы яшь гаиләсе” исемен яулаган Лилия һәм Илфат Әхмәтҗановлар гаиләсе иде. Алар Мәскәүдә тантаналы бүләкләү чарасында катнашып, поезддан төшү белән безнең бәйрәмгә ашыгып килделәр, тамашачыларны үзләре белән таныштырдылар. Рәхмәт аларга! Ә кичәнең иң дулкынландыра, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган мизгеле “Яңарыш” редакциясе коллективы кызларының үз балалары, оныклары белән сәхнәгә чыгуы булгандыр. Залдан: “СөбханаАллаһ”, — дигән сүзләр дә юкка яңгырамагандыр ул көнне. Милләтне, телне, мәдәниятебезне саклау, үстерү юлында күп хезмәт куеп эшләгәндә, безгә нәкъ менә гаиләләребез, балаларыбыз көч, илһам биреп тора. Дөньядагы һәр кешегә дә гаилә бәхетен, гаилә тигезлеген татырга телибез без!

Бәйрәм тәмам. Рәхәт бер ару белән өйләргә таралыштык. Ә инде берничә сәгатьтән соң социаль челтәрләрдә әлеге кичә турында беренче фикерләр күренә башлады. Күпләргә бәйрәм ошаган, алар үзләренең бик канәгать калулары турында язалар иде. Ә дүшәмбе көнне редакциябезгә Алмазия ханым Мирхазиянова килеп керде. “Кызлар, якшәмбе көнне бик матур чара оештыргансыз икән, белми калдым. Газетага вакытында язылмауның бәласе инде бу. Мине киләсе елга газетага гына яздырыгыз әле, язылмасам, шәһәребездә нинди кызыклы чаралар үтүен белми калам икән бит”, — диде ул. Әнә шулай газетабызның дуслары, укучылары артып торсын, дип телибез. Барыбыз да бердәм булып, республикабызда милли хәрәкәтне үстерү өстендә эшлик.
Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре



 
					
				