tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәкәтле тормыш серләре
Бәрәкәтле тормыш серләре

Бәрәкәтле тормыш серләре

Димитровград шәһәрендә гомер кичерүче бәхетле һәм иманлы пар – Ильяс Нәкитдин улы белән Гөлнур Равил кызы Мухутдиновлар менә кырык ике ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар бөтен гомерләрен тырыш һәм намуслы хезмәткә багышлап, ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде балдан татлы дүрт оныклары да бар.

Күпләргә үрнәк булырлык гаилә башлыгы Ильяс Нәкитдин улы туган авылы Иске Төгәлбуганың чишмә суларын эчеп, әти-әнисенең кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныгып, белемгә омтылып үсә. Чын кеше булырга, тормышта үз урынын табып яшәргә тырышкан егет урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рязаново совхоз-техникумына укырга керә һәм агроном һөнәрен үзләштерә. Кулына яңа гына диплом алган белгеч Туган ил алдындагы изге бурычын үтәү теләге белән Совет армиясе сафларына китә. Ә армиядән, әлбәттә инде, туган авылына әйләнеп кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. “Правда” колхозына агроном булып урнаша ул. Озак та үтми, яшьләр тынгысыз йөрәкле, дәрте ташып торган яшь белгечне хуҗалыкның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар.

Тәртипле, булдыклы егет колхоз идарәсендә бухгалтер булып эшләүче Гөлнур исемле тыйнак һәм чибәр кызга беренче күрүдә үк гашыйк була. Ындырлары артында гына торган хисапчы кыз көн саен төш вакытында Мухутдиновлар йорты каршыннан үтеп йөри. Кайчан гына узсам да, Ильяс балта белән утын яра торган була иде, капка төбенә мине күреп калыр өчен чыккандыр инде, ди Гөлнур Равил кызы. Саф мәхәббәт утында янган егет белән кыз дуслашып китә. Ике яшь йөрәк бер елдан артык бер-берсен төрле яктан сынаганнан соң, әти-әниләренең ризалыгы белән авыл мулласыннан никах укыталар һәм гаилә корып җибәрәләр.

Ә алда Мухутдиновлар гаиләсен шатлыклардан һәм язмыш сынауларыннан торган озын тормыш юлы көтә. Авыл яшьләре белән актив һәм нәтиҗәле эш алып барган Ильяс Нәкитдин улын комсомолның Яңа Малыклы райкомына беренче секретарь итеп сайлыйлар. Комсомол эшендә кыска гына вакыт эчендә ярыйсы гына тәҗрибә тупларга өлгергән милләттәшебез партия райкомының оештыру бүлеге мөдире вазыйфасына билгеләнә. Аннары ул районның һәм Димитровград шәһәренең мәшгульлек үзәкләре җитәкчесе, Яңа Малыклы һәм Мәләкәс районнары администрациясе башлыгы булып эшли. Тормыш юлдашы Гөлнур Равил кызы да, мин – глава хатыны, дип өйдә кул кушырып утырмый. Башта Яңа Малыклы районының налог инспекциясендә хезмәт куя. Аннан соң пенсиягә – лаеклы ялга чыкканчы “Ульяновскнефть” ширкатендә бухгалтер вазыйфасын башкара. Искиткеч сабыр, эшкә уңган, сүзгә кыска хуҗабикә өйләрен чиста һәм пөхтә итеп тотарга, иренең күңелен күрергә, аны ачык йөз, тәмле аш белән каршы алырга да, кызларын карарга да вакыт һәм мөмкинлек таба. Ильясым җаваплы урыннарда эшләгәнгә, гаилә тормышын алып бару мәшәкатьләре күбрәге минем өстемдә булды инде, әмма беркайчан да зарланмадым, уфтанмадым, чөнки якыннарымның җан җылысы, яраткан иремнең ярты сүздән үк аңлавы, терәк һәм таяныч була белүе көч һәм дәрт өстәде, ди Гөлнур ханым, бәхетле елмаеп.

Бала вакыттан ук Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүче Ильяс Нәкитдин улы – иманлы, динле нәсел вәкиле. Әбисенең әтисе Кәшаф бабай советлар заманында Иске Төгәлбуга авылында мулла хезмәтен башкара. Динне тыючылар штрафлар салсалар да, авылдашларын зиратка һәм төрле өйләргә җыеп гает, җомга намазларын укыта. Шулай ук әтисенең әтисе Җәмәлетдин бабай искечә укый белгән – Коръән китабын беркайчан да кулыннан төшермәгән. Ә күршедә генә яшәүче туганыннан – олы апасыннан башлангыч классларда укып йөргәндә гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнә. Иманы нык булган бабаларыннан һәм туганнарыннан үрнәк алып үскән Ильяс Мухутдинов 50 яшендә, ягъни район хакимияте башлыгы булып эшләгән чакта намазга баса. Көн дәвамында нинди генә эше килеп чыкса да, биш вакыт намазын калдырмаска тырыша. Шул чорда изге Рамазан аенда ураза тота башлый. 2012 елда мәркәзебез Казанның Россия ислам университетына укырга керә. Алты ел дәвамында шушы югары уку йортында бөтен тырышлыгын куеп белем ала. Җәйге ялларымны университеттагы сессия вакытына туры китереп ала идем, ди ул. 2018 елда Ульяновск өлкәсе мөфтияте РИУны яңа гына бетергән Ильяс хәзрәтне Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб итеп билгели.

Күптән түгел 125 еллыгын зурдан кубып билгеләп үткән Җәмигъ мәчете соңгы вакытта, чын мәгънәсендә, яңарыш чоры кичерә. Меценатлар ярдәмендә гыйбадәтханәнең ике катында да капиталь ремонт эшләре алып барыла. Ашханә белән тәһарәтханәне, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату бүлмәсен яңартканнар. Өлкәннәр һәм балаларга дини белем алу өчен хәзер биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шушы көннәрдә генә сабыйлар өчен җәйге лагерь ачып җибәргәннәр. Кырык бала йөри, барысын да көненә ике тапкыр бушлай ашаталар. Әлеге мәхәллә хатын-кызлар һәм ветераннар белән эшләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Мөселман хатын-кызлар союзы белән берлектә форумнар үткәрелә. СВОда катнашучыларның гаиләләре – хатыннары, балалары һәм әниләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Быел да Корбан аенда махсус хәрби операция зонасына киткән егетләребезнең якыннарын мәҗлескә чакырырга җыенабыз, ди Ильяс хәзрәт. Шулай ук Әфган, Чечня сугышы ветераннары, шәһәрнең солдат аналары комитеты вәкилләре дә мәчеттә еш кунакта булалар. Димитровград шәһәре һәм күрше районнарның татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен, хакимият башлыкларын, төрле дәрәҗәдәге депутатларны чакырып, “Времена года” кафесында ифтар һәм корбан мәҗлесләре, Мәүлид бәйрәмнәре үткәрү дә күркәм традициягә әверелде инде. Мәхәлләбезнең бөтен тырышлыгы, эшчәнлеге мөселманнарның бердәмлеген ныгытуга һәм халыкны, аеруча да яшьләр белән балаларны хак юлга – саф вә пакь динебезгә тартуга юнәлдерелгән, ди Ильяс хәзрәт.

Ә мәчеттән ерак түгел генә урнашкан өендә Ильяс хәзрәтне дус-тату гаиләсе көтә. Нур сибеп утырган җыйнак, чиста һәм пөхтә йортлары ерактан ук һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Бакчада да, өй артында да аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Өй эчендә дә гөлләрнең исәбе юк дисәң дә була. Гөлләр үстерергә яратам, бөтен буш вакытымны аларга багышлыйм, ди уңган хуҗабикә Гөлнур ханым. Ул шулай ук үзенең якыннарын түгәрәк табын артына җыеп, татар халкының милли ризыклары – кулдан кискән токмач ашы һәм гөбәдия белән сыйларга ярата. Ә өстәл тирәсенә аз да түгел, күп тә түгел – барлыгы ун кеше утыра.

Мухутдиновларның олы кызлары Алсу үзенең тормыш иптәше Раил һәм балалары Далил, Әминә белән төп йортта – әти-әнисе белән бергә яшиләр. Ике катлы йортта барыбызга да урын җитәрлек, бөтен эшне бергә башкарабыз, бүлешер нәрсәбез юк, ди Ильяс хәзрәт. Ә кече кызлары Алинә тормыш иптәше Дмитрий, балалары Данил, Диана белән үз йортларында көн күрәләр. Көн саен диярлек әти-әниләре янына килеп йөриләр. Бу гаиләнең шатлыклары да, борчулары да һәрчак уртак. Әлһәмдүлилләһи шөкер, балаларыбыз тәртипле булды, югары уку йортларын бетереп, катлаулы тормышта үз урыннарын табып, хөрмәтле кешеләр булып яшиләр, ди хәзрәт, канәгатьлек хисе кичереп. Алсу әнисе профессиясенә тугрылык саклап, “Химмаш” заводында бухгалтер булып эшли. Аның хәләл җефете Раил “Руснефть” ширкатенә цех начальнигы урынбасары булып урнашкан. Ә Алинә яңа гына ачылган атом-төш технологияләре лицеенда башлангыч класс укучыларына белем бирә. Тормыш иптәше Дмитрий – “Химмаш”та маркетинг бүлеге начальнигы. Мухутдиновларның тырыш һәм сәләтле оныклары да уңышлары белән сөендерә. Данил белән Далил бер мәктәптә һәм бер класста – 10 сыйныфта бергә укып йөриләр. Яраткан шөгыльләре дә берүк төрле – футбол һәм карате белән мавыгалар. Данил физика һәм математика буенча өлкә олимпиадаларында призлы урыннар ала, күптән түгел “Сириус”та һәм “Алые паруса” белем бирү үзәгендә булып кайткан. Диана белән Әминә дә укуда сынатмыйлар. Изге Рамазан аенда балаларыбыз һәм оныкларыбыз үзебез белән бергә сәхәргә торып ураза тоттылар, дини йолаларыбызны олылыйлар, ди Ильяс хәзрәт. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, дип әйтә халкыбыз. Мухутдиновларның дәвамнары милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны хөрмәт итәләр, аларны җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Әти-әниебез үзләренең ата-аналарыннан, әби-бабайларыннан күреп, өйрәнеп үскәннәр, хәзер инде шушы рухи байлыкны, күркәм традицияләрне без балаларыбызга тапшырып калдырырга бурычлы, ди кызлары Алсу.

Әлеге иманлы гаилә туганлык – кардәшлек җепләрен саклау ягыннан да күпләргә үрнәк булырлык. Алар көн саен укыган догалары белән мәрхүм әти-әниләре һәм җиде буын әби-бабаларының рухларын шатландырып торалар. Ике як туганнарын да тигез һәм якын күреп, еш кына дини мәҗлесләр үткәрәләр. Туган авылларына кайтып, кардәшләренең хәлләрен белешеп торалар, мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылалар. Безгә әти-әниләребез белән әби-бабаларыбыз өчен догачылар булу бурычы йөкләнгән, алар бездән һәрчак дога көтә, ди Ильяс хәзрәт. Мухутдиновларның барлык туганнарын гомер бәйрәмнәре уңаеннан газета аша тәбрикләүләре дә соклану тудыра.

Дини һәм дөньяви тормышны тигез, матур итеп алып баручы Мухутдиновлар йортында көн дә моңлы азан тавышы, изге Коръән сүрәләре яңгырый. Ә аш өстәлендә һәрчак бары тик хәләл ризыклар гына урын ала. Бу гаиләдә һәркайсы бисмилла әйтеп ашарга утыра һәм рәхмәтләр укып, дога кылып өстәл артыннан торып китә. Менә шушы догалар шифасы, әҗер-саваплар буларак әлеге гаиләгә бәрәкәт, иминлек өстәлә, исәнлек-саулык, ике дөнья бәхете килә. Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә омтылучы гаиләнең бәрәкәтле тормыш серләре әнә шуннан гыйбарәт.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*