Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясе яңа уку елына “Республиканың этно-мәдәни үсеш үзәге” статусы белән керде.
Бүгенге көндә гимназия әлеге юнәлештә нинди адымнар ясаган соң? Без 6нчы гимназиягә юл тоттык.
Иң элек, күзебез мәктәп ишегалдында балкып утыручы күп фунцияле спорт мәйданчыгына, төзелеп килүче хоккей тартмачыгына төште. Депутатлар сүзләрендә торганнар. Яңа уку елы башлангач, мәйданчыкны тантаналы рәвештә дә ачканнар. Тантанада “Ижау” шәһәре муниципиаль берәмлеге башлыгы Александр Ушаков, Дәүләт Советы рәисе Наил Мухаметзянов. Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмеговлар катнашкан. “Наил әфәнде турникта тартылып, балаларга үз үрнәгендә спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген дә күрсәтте”, — ди директор Гөлчәчәк Җәүдәт кызы.
Әти-әниләрне борчуга салган укытучыларның еш алышынуы мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителүе, башлангыч сыйныфта югары категорияле, тәҗрибәле укытучылар белем бирүе, Глазов педагогия институтын тәмамлап килгән музыка белгече Динә Злобинага, китапханәче Гөлнара Айдиновалар кебек яшь белгечләргә зур өметләр баглавы турында да сөйләде ул. “Дмитрий Пермяков Удмурт Дәүләт университетының икенче курсында укыганда ук безгә эшкә килгән иде. Хәзер дипломлы белгеч. Яшьләрнең гимназиядә эшкә калулары сөендерә”, — ди Гөлчәчәк ханым.
Гимназиядә яшьләргә остаз булырдай тәҗрибәле укытучылар да байтак. Шундыйларның берсе — математика укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре Хаҗия Хөсәенова. Аның кабинетына килеп кергәч, бик күңелле күренешкә тап булдык. Дәрестән соң да укучылар аның янында кайнашалар: аңламаган темаларын сорыйлар, билгеләрен төзәтәләр. Нәкъ аның намуслы хезмәте тырышлыгы нәтиҗәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары югары баллар белән бәяләнә икән. “Дәүләт имтиханнарына әзерлекне бик иртә башлыйбыз. Быел математиканы авырданрак үзләштергән 7нче ”Б” сыйныф укучылары өстәмә дәресләр алдылар. Хәзер БДИын бирү тагын да катлауланды. Яңа уку елыннан укучылар дәүләт имтиханын ике: база һәм профиль баскычта бирә башлаячаклар. Укучыларга шуларның берсен генә дә сайлап алу мөмкинлеге бар. Теләге булган укучылар икесен дә үтә алалар. Тик бу алым укытучыга да, укучыга да өстәмә йөк”, — ди Хаҗия Миннирахман кызы.
Гимназиядә сәяхәтебезне дәвам итеп, актлар залына юл тоттык. Быел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән гимназия базасында “Асылъяр” фольклор ансамбле эшли башлаган. Ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова кечкенәләр һәм зурлар төркеме белән атнага ике сәгать дәресләр алып барачак. Беренче дәрес кенә булуына карамастан, түгәрәкнең җанлы узуына сокланып утырдым. Укучылар белән үземнең дә шөгыльләнәсем килде. Җыр-биюдән тыш, балаларны милли рухта тәрбияләргә, сәхнәдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтүче түгәрәк бит бу. Барлык уку йортларында да балаларга бушлай шөгыльләнергә мондый мөмкинлекләр тудырылмаган. Ә Лариса Алик кызына килгәндә, ул кыска вакыт эчендә “Асылъяр” фольклор ансамблен Удмуртиядә генә түгел, Татарстан Республикасына да таныта алды.
Гимназия этно-мәдәни юнәлештә дә байтак кына чаралар планлаштырган. Тиздән “Сөмбелә” бәйрәме һәм ирекле көрәш буенча район беренчелегенә ярыш узачак. Шәһәрнең татар теле укытучылары семинары, Удмурт Дәүләт университеты белән берлектә, республика күләмендә Телләрне өйрәнү конференциясе, Кузебай Герд исемендәге гимназия белән эш тәҗрибәсе уртаклашу кебек чаралар узачак. Гимназиядә уңай үзгәрешләр, планнарның тормышка ашуына шатланып кайттык.
Рилия Закирова, “Яңарыш” газетасы
Ижау шәһәре.