tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Беренче картинамны ике көн эчендә чигеп чыктым”
“Беренче картинамны ике көн эчендә чигеп чыктым”

“Беренче картинамны ике көн эчендә чигеп чыктым”

Тәскирә апаның йортына эрмитажга килеп кергәндәй буласың: Уйнаклап килүче атлар, натюрморт, берсеннән-берсе матур чәчәкләр…. Нинди генә картиналар юк биредә. Күңел җылысын кушып ясалган һәр эше турында Тәскирә апа бик яратып та, дулкынланып та сөйли. Сөйләмәслекме соң, бу кадәр картиналарны ясап чыгу өчен никадәр сабырлык, тырышлык, күңел тоемлавы кирәк.

-Кул эшләрен кечкенәдән яратам. Әмма әлеге шөгыль белән бары тик лаеклы ялга чыккач кына мавыга башладым. Газета битләрендә күршем, танышым Флюра чиккән картиналарны күреп алдым да, үземдә дә шундый теләк уянды. Әлеге һөнәргә нәкъ менә ул өйрәтте. Беренче картинамны ике көн эчендә чигеп чыктым. Килеп чыкканын күргәч тагын да илһаланып киттем. Бүген инде чиккән картиналарымның санын хәтерләмим дә кебек, 50 дән арткандыр, мөгаен, – дип сөйли Тәскирә апа.

Рәсемнәр чигүнең четерекле, нәзберек эш икәнен кул остасы бик яхшы белә. Кечкенә картиналар тиз эшләнелсә, зурларына өч-дүрт ай вакыт та кирәк булырга мөмкин икән. Эшләр өчен кирәк-яракларын махсус заказ белән кайтарта ул.

-Күбрәк кышкы озын көннәрдә, бакчада эшләр беткәч тотынам бу кәсепкә. Күңелемә рәхәтлек һәм ял алам, барлык борчуларым онытылып киткәндәй була. Балаларга, дусларыма бирәм, туган көннәрендә бүләккә дә алып барам. Аннары күземә дә файдасын сизәм кебек. Якыннан элек күрмәсәм, хәзер бик ачык күрә башладым. Картина чигү – бер дә җиңел түгел инде ул. Энә белән чигү бисер, мозаика белән чигүгә караганда күпкә катлаулырак. Йон җеп белән тизрәк чигелә, мулине юкарак, нәзегрәк булгач, озаграк эшләнә. Рәсемне чиккәндә уртасыннан чигә башларга кирәк. Сурәтләрне канвага – махсус тукымага чигәм. Аның төрле размерлары була. Бик сак кына итеп, санап чигәргә кирәк. Бер генә күзе алышса да, картина дөрес килеп чыкмый. Кайбер рәсемнәргә 26шар төс кулланыла, – ди кул остасы.

Тормыш иптәше Наил абыйның да оста куллы булуын бик яхшы беләм. Әнә, балалары бүләк иткән станокны хатынына чигәргә уңайлы булсын дип, аңа яраклаштырып, ничек җайлы итеп эшләп куйган ул. Тәскирә апа шуның каршысына утырып, энә белән картина чигү сәләтен безгә дә күрсәтте. Бик сокландыргыч күренеш…

Тәскирә апа бер дә тик торырга яратмый. Пешерергә дә, бәйләргә дә оста ул, бакчасында яшелчәләре дә мулдан була, матур гөлләр үстерә. Нәрсәгә тотынса да, кулында ут уйната. Оста куллы хуҗабикә һәр көнне үзенә нинди дә булса шөгыль таба.
“Бәйләргә 4нче сыйныфта укыганда ук өйрәндем. Без үскәндә Пионерлар йорты бар иде. Анда бәйләү түгәрәге эшләде. Бәйләү серләренә шунда өйрәндем. Башмаклар, оекбаш-бияләйләр, кофталар бәйләргә яратам. Әле менә махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен өч оекбаш бәйләп тапшырдым. Кызларым Гөлчәчәк белән Гөлнара да бәйли. Олы кызым кечкенә чагында иптәше белән бер атна эчендә бәйрәмгә дип озын җиңле күлмәк бәйләп киделәр. Аннары аларны сүтеп, төрлечә бәйләп карадылар. Шулай остардылар да. Хәзер инде үзләренең бәйли торган машиналары да бар, – ди Тәскирә апа.

Тәскирә апа һөнәре буенча хисапчы. Төзелеш техникумында укыганнан соң, хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә башлаган. Аннан соң, КБО оешмасында, районыбызның башка оешмаларында хисапчы хезмәтен башкарган. Хезмәт стажы барлыгы 37 ел булган. Тормыш иптәше Наил абый белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Икесе буйга җиткән егетләр, икесе әле сигез һәм өч яшьлек кенә.

-Исәнлек булганда күңел дә үсә. Көн үткәне сизелми дә. Бары тик саулыктан, тигезлектән Ходай аермасын. Булганына шөекер итеп, боекмыйча, шат күңел белән яшәргә генә кирәк, – ди уңган хуҗабикә.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*