Язның көн белән төн тигезләшкән көннәрендә, төрки халык “Нәвруз” бәйрәмен билгеләп үткәндә, Чуашстанның Урмай авылы тамашачысы танылган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һзм комедия театры артистларын кабул итте.

Комсомол районының Тукай, Чичкан, Шырт авылларыннан, тагын Батыр районыннан Кыр Бихшеге, Кызыл Камыш, Шыгырдан авылларыннан Урмайга бик шәп театр тамашачылары җыелды. Һади халык түгел, ә күңелләрендә театр сәнгатенә мөкиббәнлек, аның бөтен нечкәлекләрен аңлый торган тамашачы. Артистлар барысы да бик шәп уйный. Тамашачы да спектакльнен һәр мизгелен аңлап, уенның беренче минутында ук театрга кереп соңгы секундына кадәр үз итеп рәхәтләнеп карады. Иң соңгысы, ике сәгать барган тамашадан соң халак бик озак баскан килеп артистларны алкышларга күмде, килгәннәренә шатланып, артистлар уйнауларыннан ләззәт ала белделәр. Әфәрин!
Бу минутлар өчен күпме хезмәзт куярга. Авыл мәдәният йортына бер автобус артист, театр хезмәткәрләре, бер зур КАМАЗ машинасы декорация белән килде. Билгеле, авыл сәхнәсенә 
Театрның сәхнәләштерү хезмәткәрләре, реквизиторлары, ут, тавыш, киемнәр белән эшләүчеләр профессиональ дәрәҗәдә эшли беләләр. Әфәрин!
Ике сәгать өчендә, туган тел аркылы, тамашачы үз татар телендә ләззәтләнеп тамаша карый һәм иң көчле тәрбия ала. Театрда Урмай, Тукай авылы имамнары да катнашты. Аларның фикерләре буенча, динебездә дә укулар, тәрбия кылу эшләре, шулай үз телебездә барса, милләтебез әллә кайчан тагын да иманлырак, кадерлерәк булыр иде. Менә бит режиссер, авторның куйган фикерен ике сәгатьтә безне татар телендә тәрбияләде, үзенең куйган максатына ышандырыды, яраттырды. Илахый көч бит бу. Безгә дә үз телебездә күбрәк эшләргә кирәк икән, телнең тәэсире көче бик күп диештеләр.
Фәрит Гыйбатдинов, Урмай авылы