Агымдагы елның февраленнән башлап, “Туган як” газетасы битләрендә пашатлы Сәрия Аймалетдинованың “Сәет” романы бастырыла. Узган гасыр башында Пашатта беренче укытучы булган, дөньяви мәктәпкә нигез салган легендар шәхес Сәет Соколовның тормыш юлын тасвирлаган бу тарихи роман газета укучыларыбызда зур кызыксыну тудырды, аның дәвамын көтеп алалар һәм яратып укыйлар.
“Туган як”ның узган санында (№21, 23.05.2025) Сәет Нәҗметдин улының тууына 130 ел тулу уңаеннан Сәрия ханымның аның биографиясен чагылдырган язмасы да чыкты.
Ә 21 майда, нәкъ туган көнендә, Пашат мәдәният йортында авылның бөек шәхесен искә алу кичәсе бик матур узды. Анда Кызыл Октябрь округы җитәкчеләре, җәмгый оешмалар вәкилләре, педагогик хезмәткәрләр, авыл халкы катнашты һәм, әлбәттә, Сәет Соколовның оныклары – кызы Энҗе белән кияве Мансур Хафизовларның уллары Надир, Гаяз, Ирфан, Камил да килгәннәр иде.
Пашат авылының беренче укытучысы Сәет Соколовның 130 еллыгына багышланган чара мәдәният йорты диварына аның истәлегенә эленгән хәтер тактасына чәчәкләр салудан башланды һәм мәдәни учак бинасында дәвам итте. Аны клуб хезмәткәрләре Зайрә Абдулхалекова белән Гүзәл Алиякберова Сәрия Аймалетдинова төзегән тирән эчтәлекле сценарий буенча бик матур алып бардылар.
Беренче чиратта округ администрациясе башлыгы Рафаэль Ильясов белән мәгариф комитеты рәисе Рауф Ваһапов Семочки һәм Пашат мәктәпләрендә хезмәт иткән укытучы-ветераннарга округ администрациясе һәм депутатлар советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Чара барышында алып баручылар Сәет аганың биографиясе, кыска тормыш юлы белән таныштырды, күп кенә документларны, фактларны чагылдырган слайдлар күрсәтелде.
Өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәх-ләм Абдулганиев, өлкә татар конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина, Сергачтагы татар милли үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов, автономия каршында эшләп килүче крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, А.Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова бу чараның мөһимлеген ассызыклап, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Семочки мәктәбе укучылары бик матур, шигырь-җырлы монтаж әзерләгән иде.
Сәет аганың тормыш иптәше Айшә апа гомер буе Пашат балаларын башлангыч классларда укыткан һәм соңгы чыгарылышыннан бер төркем укучылары аны бик җылы искә алды.
Сәет аганың оныгы Надир Хафизов та үзенең чыгышында бу хәтер чарасының зур әһәмияткә ия булганлыгын билгеләп үтте. “Без мондый масштаблы кичә булыр дип уйламаган да идек, бабаебызның хәтерен мәңгеләштергәнегез өчен Пашат халкына рәхмәт, шулай ук Айшә әбиебез турындагы якты истәлекләрегез өчен. Бу кичә безгә бик матур бер бүләк булды, рәхмәт сезгә, якташлар”, – диде Надир Мансурович һәм аерым рәхмәтләрен Сәрия ханыма белдерде.
Чара барышында танылган якташ-җырчыбыз, рбишчалы Илдус Харрясов, Уразавыл мәдәният йорты хезмәткәр-ләре, кочкопожарлылар Азат һәм Наилә Жиһаншиннар матур, тематикага туры килгән җырлары белән сөендерде.
Ахырда Сәрия Сайрулловна йомгак ясап, Сәет аганың хәтерен хөрмәтләп килгән һәркемгә рәхмәтләрен ирештерде.
Хәтер чарасы җирле мәчеттә Сәет аганың оныклары – дүрт туган Хафизовлар тарафынннан оештырылган Коръән мәҗлесе белән тәмамланды.
Менә шулай матур итеп узды мәгърифәтче Сәет Соколовка багышланган хәтер кичәсе.
Наилә ЖИҺАНШИНА