tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче шигыре Сабан туенда яңгыраган
Беренче шигыре Сабан туенда яңгыраган

Беренче шигыре Сабан туенда яңгыраган

4 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты тарафыннан 2024 елда чыгарылган яңа китапларны тәкъдим итү кичәсе булды, алар арасында Кама Тамагыннан якташыбыз Илдус Миңнуллинның балалар өчен шигырьләр җыентыгы да бар иде.

Илдус Хәким улы – китаплар һәм җыентыклар авторы, нәфис сүз, шигырь һәм җыр сәнгатенә бәйле чараларда еш катнаша. Һәм без Шәпкә авылында туып-үскән гади егетнең беренче шигырьләрен кайчан яза башлавы белән кызыксынып, иҗаты һәм тормыш юлы турында тулырак белергә булдык.

Мәктәп еллары һәм беренче сынаулар

– Балачакта да, мәктәптә укыган чорда да миндә шигырь язу сәләте әллә ни юк иде, – дип елмаеп искә ала әңгәмәдәшем. – Туган авылымда башлангыч белем алганнан соң, 8 сыйныфка кадәр Яңа Салада укыдым.

Язмабыз герое Хәкимулла һәм Маһирә Миңнуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән, үзеннән соң сеңлесе туган. Илдусның әтисе эретеп ябыштыручы, әнисе колхозда бригадир булып эшләгән: әнә шундый гади эшче-крестьян гаиләсендә тәрбияләнеп үскән ул.

Егет урта мәктәпне Олы Кариле авылында тәмамлаган, анда интернат булса да, күңеле һәрвакыт туган авылына тартылган, һәм ул көн саен диярлек 13 чакрым юл узган.

Мәктәптән соң берара колхоз фермасында слесарь булып эшли, аннары армиягә чакырыла. Дөрес, хәрби хезмәткә алынуы бераз кичектерелә: көтмәгәндә сеңлесе вафат була, бу бөтен гаилә өчен, һәм, әлбәттә, язмабыз герое өчен дә зур фаҗига була. Ләкин солдат егет дучар булган сынаулар моның белән генә тәмамланмый – аларның часте, Төрекмәнстанда хәрби әзерлек узганнан соң, Үзбәкстанга җибәрелә.

– Безне төн уртасында уяттылар, юньләп бернәрсә дә аңлатып тормадылар, – дип искә ала Илдус Хәким улы 1979 елның декабрендәге вакыйгаларны. – Десантчылардан соң беренчеләрдән булып Әфганстанга кердек, үзебезне нәрсә көткәнен күз алдына да китермәдек…

Аңа ул сугыш еллары турында сөйләве авыр, хәер, сугыш турында искә алу җиңел буламыни? Яши генә башлаган, 18 яше яңа гына тулган хезмәттәшләренең яралануларын, ә кайсыларының үлемен үз күзләре белән күрү яшь егет күңелендә авыр тәэсир калдыра…

Тормыш юлы буйлап кырык ел бергә

1980 елда Мәскәүдә узган җәйге Олимпиада солдат язмышына үз төзәтмәләрен кертә: нәкъ менә ул хезмәт иткән хәрби частьне СССРга кайтаралар, һәм Илдус, тиешле хезмәт срогын тутырып, исән-сау туган авылына әйләнеп кайта.

– Элек шундый гадәт бар иде: егет кеше армия хезмәтен тәмамлап кайткач, авыл яшьләре аның белән очрашырга җыелыша иде, – ди әңгәмәдәшемнең хатыны Разия Мәхмүт кызы. – Минем ул чакта Олы Кариле авылында 10 сыйныфта укыган чагым.

Яшьләр очраша башлыйлар. Илдус машина йөртү курсларын тәмамлап, «Яңа Юл» колхозында тракторчы булып эшли башлый, тора-бара алдынгы урынга чыга. Ә кыз исә Казан төзелеш техникумына бухгалтерлыкка укырга керә. 1984 елда туган авылларында яңа гаилә барлыкка килә. Бу парның иңне-иңгә куеп яши башлаганына быел инде 40 ел булган.
Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетларында катнашкан

Өйләнешкәч, яшь гаилә Кама Тамагына күчеп килә, анда Илдус Хәким улы “ПМК-28” күчмә мелиоратив колоннасына экскаваторчы, аннары бензин машинасы йөртүче булып эшкә урнаша. Бу еллар дәвамында язмабыз герое берничә тапкыр авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында катнаша: намуслы хезмәте өчен лаек булган күп санлы Мактау грамоталары моңа дәлил булып тора.

Гаилә тормышында да барысы да җай белән бара: туйдан соң бер ел узгач, олы уллары Илнур, дүрт елдан кече уллары Илшат туа.

ПМК үз хезмәткәренә йорт бирә, шулай итеп гаилә тулай торактан яңа йортка күченә. Бу оешмадаязмабыз герое 10 ел хезмәт куя, аннары почтада эшли, халык судында сак хезмәткәре була. Тормыш елгасы үз юлы белән ага, һәм тиздән язмабыз героеның тормышында иҗади шөгыль барлыкка киләчәге турында бу вакытта әле беркем дә белми.

Иҗат юлының башы һәм мөһим очрашу

Һәм менә бервакыт, 2000 елның җәендә, Миңнуллиннар гаиләсен Яңа Сала авылына Сабан туена чакыралар. Илдус Хәким улы якташлары өчен бүләк ясарга була. Аның күңелендә һәрвакыт үзенең балачагы һәм яшьлеге үткән туган ягына, аның табигатенә, авылдашларына карата булган ярату һәм хөрмәт яши, бу хисләрне ул шигырьләрендә чагылдырырга тырыша һәм аларны авыл бәйрәмендә укый. Аның чыгышы тамашачыларга шулкадәр ошый ки, рәхмәт йөзеннән аңа матур ваза бүләк итәләр, бу ваза инде чирек гасыр чамасы Миңнуллиннар йортында кадерләп саклана. Әңгәмәдәшемнең иҗат юлы әнә шулай башланып китә…

Ләкин ул вакытта китаплар чыгару турында уйлап та карамый. Оныгы Әдилә тугач, балалар өчен шигырьләр яза башлый, аларда ул әйләнә-тирә дөньяга бала күзләре белән карый, шуңа күрә шигырьләре кызык һәм Әдиләгә генә түгел, башка балаларга да, аларның әти-әниләренә дә аңлаешлы була.

Балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова 2014 елның июнендә «Көмеш кыңгырау» балалар газетасында болай дип язган: «Таныш булыгыз: балачак иленә яңа җырчы килә! Тыйнак, йомшак күңелле, һәр сүзен уйлап әйтер. Атаклы Туфан Миңнуллинның якташы, Идел ярында, Кама Тамагында яшәп иҗат итүче Илдус Миңнуллин белән әңгәмә корсагыз, шулай уйлар идегез. Аның сүзләре күңеленнән, йөрәгеннән чыга. Бу балалар шагыйре белән таныштырган өчен мин интернетка рәхмәтлемен, автор социаль челтәр аша минем белән элемтәгә керде, аннары үзенең шигырьләрен җибәрде. Иң кызыгы шунда – ул филолог та, укытучы да түгел, гомер буе тракторчы булып эшләп, басу-кырларны иңләгән…»

– Әйе, чыннан да, 2014 елда иремнең шигырьләре шагыйрәгә шулкадәр ошады ки, ул: «Автордан ак көнчелек белән көнләшәм», – дип язды һәм яшь шагыйрь белән якыннанрак танышырга теләде, – дип искә ала Разия Мәхмүт кызы. – Илдус улыбыз Илшат белән Казанга китте, Йолдыз Шәрапова белән очрашты, аннары газетада әлеге мәкалә чыкты һәм газетаның беренче бите генә түгел, урта бите дә аның иҗатына, шигырьләренә багышланган иде…

Шигырь җыентыклары һәм китаплар нәшер ителә

Ә 2016 елда Татарстан Китап нәшрияты тарафыннан балалар өчен «Телсез сәгать» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы чыгарылганчы, Илдус Хәким улы берничә тапкыр Татарстан Язучылар берлегендә була. Һәм менә, ниһаять, кулында күптән көтелгән китап – берничә еллык иҗади хезмәтенең нәтиҗәсе, ә яраткан оныгы – аның беренче тыңлаучысы. Район китапханәсендә үткән китапны тәкъдим итү чарасына җыентыкның редакторы Рифат Сәлахов та килә, ул авторның хезмәтен югары бәяли. 2018 елда шул ук нәшриятта төп геройлары балалар, хайваннар һәм әйләнә-тирә дөнья булган «Балыкчы үрдәк», ә 2024 елда «Тал песиләре» җыентыклары чыга. Бу еллар эчендә Миңнуллиннар гаиләсендә тагын бер онык – Ислам туа, һәм, әлбәттә инде, ул да дәү әтисенең шигырьләрен яратып тыңлый.

Шул ук вакытта Илдус Миңнуллинның шигърияте балалар тематикасы белән генә чикләнми, туган җирнең матурлыгы, ел фасылларының төрлелеге, күңелдә туган хисләр аны табигатькә, тормыш кыйммәтләренә, дөнья фәлсәфәсенә багышланган шигырьләр иҗат итәргә илһамландыра. Шулай итеп, аның иҗатын сөючеләр ярдәме белән 2017 елда Тәтеш типографиясендә «Күңелем хисләре», 2021 елда «Үткәннәр сагындыра» дигән китаплары дөнья күрә.

Гаиләсенә һәм якыннарына рәхмәтле

Якташыбызның иҗаты турында «Ирек мәйданы» (2022 елның феврале) һәм «Акчарлак» (2023 елның гыйнвары) газеталарында да мәкаләләр басылып чыккан, ә бер ел элек Илдус Хәким улы телевизордан «Татнефть» хәйрия фонды оештырган бәйгедә катнашырга чакыру күргән. Озак уйлап тормастан, заявка тапшырган, нәтиҗәдә аның иҗатын сөючеләр кулында – шагыйрьнең матур бизәлешле, яңа «Тынгысыз буран» дип аталган балалар өчен шигырьләр җыентыгы. Әлмәт шәһәрендә узган чарада әлеге китап һәм башка басмалар Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары һәм татар лицее укучылары башкаруындагы сәхнә күренешләре рәвешендә тәкъдим ителгән.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, балалар өчен китаплар нәшер итү «Татнефть» фонды оештырган бәйгенең иң зур казанышларның берсе. Алар арасында талантлы якташыбыз Илдус Миңнуллинның «Тынгысыз буран» җыентыгы да булуы тагын да сөенечле.

– Бу ел минем өчен уңышлы булды – балалар өчен ике җыентыгым чыкты, шигыремә җыр язылды, – ди Илдус Хәким улы. – Әмма барлык казанышларым туганнарым һәм иң якын кешеләрем – хатыным, улларым һәм оныкларымның теләктәшлегеннән башка мөмкин булмас иде. Мин моның өчен язмышыма бик рәхмәтле, яңа елда да, элеккечә үк, илһам читләтеп үтмәс, укучыларымны гаҗәпләндерер һәм сөендерер өчен, яңа шигырьләр барлыкка килер дип ышанам.

Чыганак: kamskoe-ustie.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*